Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

РФ омбудсмены пандемия чорында Татарстан хакимияте органнарының эшен мактаган

Татарстан җитәкчелеге Covid-19 таралу куркынычы янауга бәйле рәвештә пандемия чорында адекват, нигезле чаралар күргән.

Бу хакта РФдә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова КФУ студентлары алдында лекциядә хәбәр иткән.

«Пандемия темасы дәвам итә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың хәзерге вакытта нинди этапта булуын, ниләр эшләнүен, нинди авырлыклар булуын җентекләп аңлатты. Бүген Татарстан тәҗрибәсенең башка төбәкләр тарафыннан кулланылуы бик мөһим. Пандемия вакытында план билгеләнгән. Икенче мәсьәлә — күрелә торган чараларның төгәллеге, адекватлыгы», - дигән ул.

Омбудсмен билгеләп үткәнчә, кайбер республикаларда кешеләр ризасызлык белдергән, протест митингы белән чыккан, чөнки аларга карата адекват булмаган чикләү чаралары урнаштырылган дип санаганнар. Мөгаен, бу төбәкләрдә хокук пропагандасы кешеләргә эпидемиянең бөтен куркынычын җиткерә алмагандыр.

Татьяна Москалькова республикага эш сәфәре кысаларында КФУ студентларына «Россия хокук саклау системасында РФдә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтының роле һәм урыны» дигән лекция укыган, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтының 20 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл эшендә катнашкан.

8 сентябрьдә ул «Адымнар — белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль гомуми белем бирү комплексына һәм Казандагы «Московский» мәдәни-ял итү үзәге бинасында сайлау участогына барачак.

Фото: «Татар-информ»/Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан кфу коронавирус пандемия омбудсмен РФ омбудсмены кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова