Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ризык кына түгел, дәва да. Нәрсә ул?

Кеше тормышында суган бик зур урын били. Нинди генә ризык әзерләсәк тә сугансыз булмый. Ләкин суган ризык кына түгел, ул дәва да. Бүген бу табигый антибиотик турында сөйләп үтәсем килә.

Суганда булган витаминнар һәм микроэлементлар аны бик күп төрле кулланырга мөмкинлек бирә. Бу турыда әле урта гасырларда ук Әбугалисина язып калдырган: “Суган әчелеге белән ашказанын ныгыта, аппетитны уята. Суган суы җәрәхәтләрне дәвалый, тамак төбе авыртуын бетерә...”

Әле кайчан гына мич артында эленеп торган суган бәйләмнәре йортның һавасын чистартуга сәбәп булган. Суганның биоактив фитокцидлары микробларны я тулаем бетерә, я өлешчә үрчүен баса.

Суганда лимонга караганда С витамины күбрәк. Суганда В1, В2 витаминнары , үсенте аксымы шикәр дә бар, суганның эфир майлары бавыр, үт куыгы, ашказаны асты бизе эшчәнлеген яхшырта, ашаган ризыкны үзләштерүне уңайлата, калкансыман биз эшчәнлеген яхшырта. Аеруча яшел һәм башлы суган үпкә һәм тын юллары авыртуларына файда бирә. Суганның эфир майлары һәм фитокцидлары үпкә эчендәге лайланы сыеклата һәм какрык чыгаруга сәбәпче була. Шикәр авыруы белән интегүчеләр суганнан файда таба, чөнки ул кандагы шикәрне киметә.

Яшел суганның тәнебезне фолеевая кислота белән баетуда әһәмияте бик зур, чөнки бу кислота имммунетның яхшы эшчәнлегенә, йөрәк-кан тамырлары дөрес эшләүгә йогынты ясый. Ә фолий кислотасы җитмәсә кан сыеклана. Бу кислота эсселектә юкка чыга, шуңа күрә кыяклы суган ашау зарури.

Салкын тиюдән хәлне җиңеләйтә торган чаралар

250 грамм башлы суганны турыйсың, 200 грамм шикәр комы белән болгатып, ярты литр суда әкренләп пешерәсең. Суытып, ике кашык бал өстәп болгатасың һәр 4 сәгать саен икешәр кашык кабул итәсең.

Ютәлләп торганда: бер литр кайнап торган суга кабыгы белән ике баш суган саласың. Бер стакан шикәр комы өстәп, ярты сәгать кайнатасың. Бу суны җылы килеш ярты стакан күләмендә көнгә 4 мәртәбә кулланасы.

 Коры йөткерүдән котылу өчен: ике баш суган турап, ике кашык шикәр комы белән болгатып, бер төн тотарга. Икенче көнне кичен сыккан даруны көн дәвамында ашап бетерәсе.

Бавыр ялкынсынуына суган сиропы ярдәм итә. 1 кг суганны әрчеп, вак итеп турарга, ике стакан шикәр комы өстәп болгатырга, духовкада сары төскә кергәнче тотарга. Сиропны сөзеп, 1 аш кашыгы күләмендә ач карынга 1 ай дәвамында эчәсе.

Суганның кабыгы да шифа, гриппка каршы торырга, иммунитетны күтәрергә ярдәм итә. 1 аш кашыгы вакланган суган кабыгын 1 уч чыршы ылысы, 1 чәй кашыгы солодка тамыры, ике литр кайнар су белән пешекләп, 10 минут әкрен утта кайнаталар. Ике чәй кашыгы гөлҗимеш салып, 10-12 сәгать төреп, төнәтмә ясыйлар. Сөзеп алган төнәтмәне чәй шикелле эчәләр. Суыткычта саклыйлар.

Кан басымына да тәэсире бар. 1 аш кашыгы суган кабыгын термоста 2 стакан кайнап торган су белән пешеклиләр. Икенче көнне  бу суны көн дәвамында эчәләр. Дәваны 10-12 көн үткәрәләр, ике атнадан кабатлыйлар.

Бөер белән бәвел куыгын дәвалау өчен: 3 чәй кашыгы вакланган суган кабыгын 2 стакан кайнаган су белән пешекләп, 30 минутка төреп куясың, сөзеп көнгә 4 мәртәбә берәр аш кашыгы кулланырга.

Простатит, аденомага каршы: 1 стакан суган кабыгын 1 литр суда кайнатырга, 2-3 сәгать төреп тотарга. Иртән-кичен бер ай дәвамында эчәргә.

Суган кабыгында табылган кверцитин дигән матдә хәтта яман шеш үсешен тоткарлап тора ала дигән тикшеренүләр бар.  Аш пешергәндә зур булмаган бер-ике суган салып җибәрү  дә шулпаны  матурлата. Яман шеш барлыкка килүне дә киметә.

 Суган кан куеруны киметә. Атеросклероз, тромбофлибитка каршы торуны арттыра. Шуңа күрә яшең олыгайган саен чи суган ашау файда гына. Галимнәр исе булмаган суган чыгару өстендә эшлиләр. Сәламәт булыйк!

Наил Зарипов

табиб

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев