Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Роспотребнадзор чәй табыны һәм эштәге киңәшмәләрдән баш тартырга чакырды

Бер хезмәткәрдә Covid-19 авыруы билгеле булганнан соң тикшерелгән 127 хезмәт коллективының 83 ендә җитешсезлек очраклары ачыкланган.

Татарстан буенча Роспотребнадзор Идарәсендә Республика халкын хезмәттәшләре белән бергә вакыт уздырудан баш тартырга чакырдылар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләгән.

«Бүгенге көндә эш буенча аралашуларны мөмкин кадәр чикләргә: барлык киңәшмәләрне онлайн-режимга күчерергә, җыелып сөйләшеп утыруларны бетерергә кирәк. Ни кызганыч, хезмәт коллективларында бергәләп чәй эчү, төшке ашлар, туган көннәрен һәм төрле бәйрәмнәрне билгеләп үтү еш очрый торган күренеш», - дип сөйләгән спикер. Ул шулай ук температуралы һәм вирус инфекциясе билгеләре булган хезмәткәрләрне эштән читләштерергә кирәклеген дә билгеләп үткән.

Авдонина коронавирус белән авыручыларның төп өлешен (47%) эшчеләр (23%) һәм хезмәткәрләр (24%) тәшкил итүен дә белдергән.

«Моңа бәйле рәвештә эш бирүчеләрнең төп игътибарын офисларда һәм эш урыннарында барлык профилактика чараларын үтәүгә юнәлтергә телим», - дигән спикер.

Спикер сүзләренә караганда, хезмәт коллективларында авыруга карата мөнәсәбәтнең йомшаруы күзәтелә. Ведомство 127 хезмәт коллективын тикшергәннән соң, бер хезмәткәрнең Covid-19 белән авыруы билгеле булган, 83 ендә коронавирус инфекциясе таралуга сәбәпче булган җитешсезлекләр ачыкланган.

Фото: «Татар-информ» / Солтан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыру коронавирус covid-19 социаль ара социаль дистанция