Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Роспотребнадзор Covid-19 тестын тапшыру тәртипләрен аңлатты

Мазок алыр алдыннан өч сәгать ашарга, эчәргә, тешләрне чистартырга, авыз яки тамакны чайкарга, тәмәке тартырга ярамый.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте Covid-19га ПЦР-тестын тапшыруга дөрес итеп әзерләнү тәртипләрен искәртте. Әлеге тәкъдим ведомство сайтында урнаштырылган.

Мазок тапшырыр алдыннан өч сәгать ашарга, эчәргә ярамый.

"SARS-Cov-2 коронавирус эпителиаль күзәнәкләр эчендә яши. ПЦР-тикшеренүләр өчен инфекцияләнгән күзәнәкләр җитәрлек булган мазок алу мөһим. Ашау вакытында эпителиаль күзәнәкләр азык белән лайлалы тышча өслегеннән механик рәвештә югала», - дип сөйләделәр ведомствода.

Мондый очракларда пробиркага инфекцияле күзәнәкләр җитәрлек күләмдә эләкмәскә мөмкин, шуның аркасында пациент ялган тискәре нәтиҗә алырга мөмкин.

Теш чистартсаң яисә борын яисә тамак өчен дарулар куллансаң да, ПЦР-тестның ялган нәтиҗәсен алырга була.

Шулай ук ведомство белгечләре анализ бирер алдыннан декоратив косметика кулланмаска киңәш итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19