Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Роспотребнадзор Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кимүен фаразлый

Шуңа да карамастан, хастаханәләр бәйрәм көннәрендә көчәйтелгән эш режимына күчәләр

Бүгенге көндә Татарстанда коронавирус инфекциясе таралу тотрыкланды, дип хәбәр итте Татарстан Республикасында санитар-эпидемиологик хәл буенча матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

«Бүгенге көндә бездә процессны стабильләштерү бара. Авырулар санының шартлаулы үсеше юк һәм көн саен, атна саен үсеш темпы артмый, әмма әлегә кимеми. Әмма тенденция кимүгә таба бара, без моны КРВЙ (ОРВИ) белән авыручылар санының кимүе белән бергә күрәбез. "Бүген без эпид бусага дәрәҗәсендә" » - дип хәбәр итте Любовь Авдонина.

Ул билгеләп үткәнчә, элек КРВЙ белән авыручылар буенча эпидемия бусагасы ике тапкыр арткан иде.

Тик, авырулар саны кимү тенденциясенә карамастан, бәйрәмнәр алдыннан фаразлар бирү кыен.

"Әлегә бәйрәмнәрдән соң авырулар санының үзен ничек тотачагын әйтүе кыен. Безнең халык һәм чит ил туристлары тарафыннан профилактиканың барлык чаралары да үтәләчәк, бу безгә, вакциналауның активрак үткәрелүен исәпкә алып, авыру акрын һәм дөрес кимегән мизгелгә килергә мөмкинлек бирәчәк", - дип билгеләп үтте Авдонина.

Шул ук вакытта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков ассызыклаганча, шуңа да карамастан, хастаханәләр Яңа ел бәйрәмнәрендә көчәйтелгән эш режимына күчәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19