Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Роспотребнадзор: Татарстанда әлегә грипп белән авыручылар юк

Узган атнада республикада грипп булмаган этиология вирусы йоктыруның 11 очрагы теркәлгән.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанлылар әлегә грипп белән авырмый, бары тик риновирус һәм бокавирус йоктыру очраклары гына теркәлә. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган атнада бездә грипп булмаган этиология вируслары гына күзәтелде. Бокавирус һәм риновирус йоктыруның барлыгы 11 очрагы теркәлде», - дип искәртте спикер.

Шул ук вакытта, Любовь Авдонина бүгенге көндә Татарстанда грипп йоктыру очраклары теркәлмәвен искәртте.

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) лаборатор мониторингны дәвам итә, дип ышандырды ул.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда планлы медицина ярдәме күрсәтү туктатылмавы хакында хәбәр иткән иде. 

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грипп вирус