Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Роспотребнадзор: татарстанлыларның 70%ка якыны коронавирустан вакцина ясаткан

Коллектив иммунитетны формалаштыру өчен республикада балигъ булганнарның 80% ына прививка ясатырга кирәк.

Татарстанда балигъ булган кешеләрнең 67%ы коронавирус инфекциясеннән прививка ясаткан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Бүгенге көндә өлкәннәрнең 67% – ы прививка ясаткан", - дип ачыклык кертте спикер.

Коллектив иммунитетны формалаштыру өчен республикада балигъ булганнарның 80% ына прививка ясатырга кирәк. Өлкән яшьтәге кешеләр һәм студентлар арасында вакцина ясату элеккечә үк актив түгел, дип өстәде ул.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, халык кабат вакциналауны актив узмый, бу килеп туган эпидситуациядә зур хата булып тора, дип өстәде.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакциналау