Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Россиядә инвалидлыкны билгеләү процедурасы гадиләштереләчәк

Россиядә инвалидлыкны билгеләү өчен медицина-социаль экспертиза узу процедурасы гадиләштереләчәк. РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин шулай дип белдерде.

 Россиядә инвалидлыкны билгеләү өчен медицина-социаль экспертиза узу процедурасы гадиләштереләчәк. РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Аерым алганда, медицина оешмаларыннан документларны медицина-социаль экспертиза бюросына гражданин катнашыннан башка гына тапшырачаклар.

Моннан тыш, Хезмәт һәм социаль яклау, Сәламәтлек саклау министрлыклары конкрет авырулар өчен медицина тикшеренүләре исемлеген бергәләп төзиячәк.

Ведомство шулай ук медицина оешмалары белән хезмәттәшлекне электрон документлар әйләнеше режимына күчерү юнәлешендә дә эшли, дип өстәде министр.

tatar-inform.tatar

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар ункөнлеге