Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Россиядә коронавирус белән авыручыларның 98 проценты «дельта» штаммына туры килә

«Лямбда» һәм «мю» штаммнары белән зарарланучыларның берничә очрагы гына булды, тарала торган түгел, - диде Роспотребнадзор башлыгы.

Россиядә ачыкланган коронавирус очракларының 98 проценттан артыгы «дельта»штаммына туры килә. «Лямбда» һәм «мю»  берничә очрак кына булды, тарала торган түгел, - диде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова.

«Штаммның ачыкланган барлык вариантларының 98 проценттан артыгы "дельта" штаммы. „Лямбда“ һәм „мю“ штаммнарының аерым очраклары бүген Россия территориясендә таралмый, әмма без моны катгый контрольдә тотабыз», — дип искәртте ведомство җитәкчесе Covid-19 белән көрәш буенча Координация советы утырышында.

Элегрәк Роспотребнадзорның эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры Василий Акимкин Россиядә пандемия вакытында «мю» белән өч һәм «лямбда» штаммы белән зарарланган бер кеше теркәлүе турында сөйләгән иде.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус