Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Россиядә коронавирус белән грипптан бердәм вакцина ясый башлаячаклар

Гамалея институты грипп һәм коронавируска каршы бердәм вакцина эшли, клиник сынаулар 2022 ел ахырында үткәреләчәк.

Бу хакта үзәк директоры Александр Гинцбург сүзләренә сылтама белән «Известия» газетасы хәбәр итте. Бу даими ревакцинация ясаудан коткарачак, дип ышандыра белгечләр.

Эксперт әйтүенчә, әгәр әлеге технология нәтиҗәле булса, грипптан гемагглютинин антигены белән коронавирусның S-аксымын кушып, бердәм вакцина ясаячаклар.

Гамалея исемендәге үзәкнең баш фәнни хезмәткәре Виктор Зуев грипп һәм коронавируска каршы бердәм прививка ясарга кирәк дип саный. Чөнки инфекция сезонлы гриппны катлауландыра, үлүчеләр саны артуына сәбәп була, ди ул.

«Әче белән төчене бутарга кирәкми, грипп — ул грипп, коронавирусның аңа катышы юк. Эш шунда: икесендә дә сулыш системасы зыян күрә, әмма бу авырулар, гомумән, бер-берсеннән нык аерыла», — дигән эксперт.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прививка вакциналау