Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Россиядә медицина белешмәләрен QR-код ярдәмендә тикшерә башларга мөмкиннәр

Бердәм базада дәүләт яки лицензияле шәхси медицина оешмасыннан бирелгән белешмәләрнең цифрлы дубликатларын теркәргә мөмкин.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә медицина белешмәләренең бердәм электрон базасын, шулай ук аларны QR-коды ярдәмендә тикшерү өчен система булдырырга тәкъдим иттеләр. Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына шундый тәкъдим белән хат юллаган. Бу турыда RT хәбәр итә.

Парламентарий медицина белешмәләрен тикшерүнең яңа ысулы ялган документларга каршы көрәштә ярдәм итәчәк, дип ышана.

Бердәм базада  дәүләт яки лицензияле шәхси медицина оешмасыннан бирелгән белешмәләрнең цифрлы дубликатларын теркәргә мөмкин. QR-код документның чын булуын оператив тикшерү мөмкинлеге бирәчәк.

«Моның белән бәйле рәвештә, медицина белешмәләренең электрон базасын, шулай ук аларның чынлыгын QR-код ярдәмендә тикшерү системасын булдыру мөмкинлеген каравыгызны сорыйм», диелгән хатта.
 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: QR-код