Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Россиядә офис хезмәткәрләренә медицина тикшерүе үткәрүне гамәлдән чыгарырга тәкъдим итәләр

Законга планлаштырылган үзгәрешләр хакында халык катнашында фикер алышу 7 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Ул быелның августында үз көченә керергә тиеш.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы офис хезмәткәрләренә медицина тикшерүе үткәрүне гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте. Шул хактагы проект норматив хокукый актлар Федераль порталында урнаштырылган.

Документ «персональ электрон-исәпләү машиналарында эшләүче хезмәткәрләргә мәҗбүри медицина тикшеренүләре үткәрү кирәклеге уңаеннан өстәмә таләпләрне» гамәлдән чыгаруны күздә тота. Аны әзерләүчеләр искәрткәнчә, компьютер артында эшләү сәламәтлеккә зыянлы яки куркыныч түгел һәм биредә җәрәхәтләр, һөнәри чир алу куркынычы да юк.

Законга планлаштырылган үзгәрешләр хакында халык катнашында фикер алышу 7 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Ул быелның августында үз көченә керергә тиеш.

ТАСС агентлыгы билгеләп үткәнчә, бүген эш вакытының 50 процентын яки аннан күбрәген компьютер артында үткәрә торган барлык офис хезмәткәрләре дә эш бирүче хисабына ике елга бер тапкыр невролог һәм офтальмологка күренергә тиеш. Медицина тикшерүе үткән вакытта аларның эш урыны һәм уртача хезмәт хакы саклана.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе