Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Рөстәм Миңнеханов: белгечләр безнең вакцинаны иң уңышлысы дип раслый

Татарстанда Covid-19дан прививка ясатучыларда бернинди тайпылышлар күзәтелми.

Галимнәр һәм тикшеренүчеләр раслаганча, коронавирустан Россия вакцинасы — бүгенге көндә эшләнгән барлык вакциналар арасында иң нәтиҗәле һәм уңышлысы. Татарстанда коронавируска каршы вакциналау тайпылышларсыз уза. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IV чакырылыш Чаллы шәһәр Советының бишенче утырышында хәбәр итте.

"Белгечләр безнең вакцинаның иң уңышлы, иң нәтиҗәле булуын раслый. Мин рәсми рәвештә вакциналанган кешеләрндә нинди дә булса тайпылышлар, проблемалары юк дип ышандыра алам. Безнең сәламәтлек саклау системасы эшендә мондый очракларны без әлегә күрмибез", - дип ассызыклады ул.

Татарстанда «Спутник V» препараты белән Covid-19дан күпләп вакциналау уза. ТР Президенты республиканың 1,5 млн кешесенә вакцина ясау бурычын куйды. Бүгенге көндә коронавирустан 48 мең 204 татарстанлы прививка ясаткан.

Казанда шәһәрнең барлык амбулаторияләрендә дә яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясатырга мөмкин. Шулай ук Covid-19дан «Мега»сәүдә үзәгендә вакциналау узарга була.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцинация вакцина вакциналау