Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Рөстәм Миңнеханов фельдшерларга медицина модуле булган 90 машина ачкычы тапшырды

ТР Президенты яңа автомобильләр табибларның эшен җиңеләйтәчәгенә ышаныч белдерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү өчен авыл фельдшерларына 90 автомобиль ачкычы тапшырды. Тантаналы чара Казанда узды, машиналарны Татарстанның 42 Үзәк район хастаханәсе алачак.

«Бүген барыннан да элек сезгә һәм сезнең коллективларга коронавирус инфекциясенә каршы көрәш кырында башкарган эшегез өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәсем килә. Әлеге уңайдан вазгыять әле дә бик киеренке булып кала, әмма безнең барлык сәламәтлек саклау хезмәтләренең җайга салынган, төгәл эше аны нормаль хәлдә сакларга мөмкинлек бирә. Бу — урыннарда эшләүче кешеләрнең гаять зур хезмәте», — диде Миңнеханов.

Ул бүген 42 Үзәк район хастаханәсенең машиналар алачагын искәртте. ТР Президенты яңа автомобильләр табибларның эшен җиңеләйтәчәгенә ышаныч белдерде.

Президент ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка Lada Largus моделендәге 90 машинага (аларның барысы да медицина носилкалары белән җиһазландырылган) сертификат тапшырды.

Татарстан сәламәтлек саклау системасының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча 2021-2025 елларда авыл җирендәге, шәһәр тибындагы бистәләр һәм халкы 50 меңнән артмаган кечкенә шәһәрләрдәге медицина оешмалары санитар автотранспорт белән җиһазландырылачак, дип яза ТИ.

Балтач үзәк хастаханәсенә дә яңа машина кайта. Тантаналы чарада Татарстанның 42 Үзәк район хастаханәсенә машина ачкычлары тапшырдылар. Әлеге исемлектә Балтач та бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рөстәм Миңнеханов фельдшер машина ачкычлары