Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Рөстәм Миңнеханов: Яңа ел бәйрәмнәре чорында санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк

Рөстәм Миңнеханов Яңа ел бәйрәмнәре чорында санитар куркынычсызлыкны тайпылышсыз үтәү кирәклеге турында белдерде.

Бүгенге көндә республикада барлыгы 12 мең 784 Covid-19 очрагы теркәлгән. Декабрьдә атналык үсеш темпы тотрыклы кала һәм 0,8% тан артмый. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференця элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марина Патяшина билгеләп үткәнчә, ковидлы пневмонияләрнең өлеше 46% ка артуга карамастан, алар арасында авыр очраклар өлеше 33% ка кимегән. Балалар арасында авыру олыларныкына караганда 8 тапкыр кимрәк. Авырту ияртү куркынычы зур төркемендә 65 яшьтән өлкәнрәкләр кала: бу төркемдә авырулар саны 71% ка арткан.

Чикләү чаралары гамәлдә булган чорда Роспотребнадзор белгечләре тарафыннан 13,5 мең күрсәтмә бирелгән, 29 меңнән артык объект тикшерелгән – һәр 10 объектта хокук бозулар ачыкланган. Предприятиеләр һәм оешмалар тарафыннан ковидка каршы чараларны үтәмәгән өчен 1200 беркетмә төзелгән. Барлыгы 10 млн сумнан артык суммага 828 закон бозучыга җәза билгеләнгән инде. Тупас бозулар өчен 37 объектның эшчәнлеге 5 тән 90 тәүлеккә туктатылды.

Сәнәгать предприятиеләре иң тәртиплеләре булып чыкты, алар арасында тәртип бозучылар нибары 1,5% тәшкил итте. Аеруча еш хокук бозулар хосусый медицина оешмаларында, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү объектларында һәм җәмәгать туклануы системасында ачыкланды.

Рөстәм Миңнеханов Яңа ел бәйрәмнәре чорында санитар куркынычсызлыкны тайпылышсыз үтәү кирәклеге турында белдерде. "Ачык һавада күбрәк чаралар үткәрергә кирәк: Парклар, шугалаклар һәм башка мәйданчыклар. Яңа ел каникулларында барлык ашыгыч хезмәтләрнең эшен көчәйтергә кирәк. Сәламәтлек саклау министрлыгына медицина оешмаларының эшен көчәйтелгән режимда тәэмин итәргә кирәк", - дип ассызыклады ТР Президенты.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов кышкы чорда балаларның мәшгульлеген тәэмин итүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Моның өчен барлык мәктәп яны һәм шәһәр яны лагерьларын, спорт һәм мәдәният объектларын тиешенчә әзерләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел бәйрәме