Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Русиядә ковидтан икенче вакцина теркәлде

14 октябрьдә Русиядә COVID-19дан икенче вакцина теркәлү үтте.

Бу хакта ил Президенты Владимир Путин Хөкүмәттәге киңәшмәдә игълан итте. Сүз Новосибирскидагы “Вектор” институтының “ЭпиВакКорона” препараты турында бара. Дәүләт башлыгы Чумаков исемендәге Мәскәү үзәгенең өченче вакцинасын да анонслады.

11 августта беренче булып теркәлгән “Гам-ковид-Вак” вакцинасы өч атна эчендә ике этапта ясала һәм ике елга кадәр иммунитет формалаштыра. Бер доза якынча бер мең сумнан артмый. Аның нигезе өчен үрчү сәләте юк ителгән аденовирус алына. Бу ысул иң прогрессивлардан булып санала. Бер минус – иммунитет булсын өчен препарат зур дозада кирәк, моның аркасында температура күтәрелергә мөмкин.

Новосибирск вакцинасы иммун реакциясе китереп чыгару һәм иммунитет ныгуга булышу мөмкинлеге белән аерыла. Анда вирус фрагментлары бар.

Чумаков үзәгендә эшләнүче препаратка бүленмәгән тулы вирус салынган. Грипптан, котыру чиреннән, талпан энцефалитыннан да вакциналар шулай эшләнгән. Вице-премьер Татьяна Голикова билгеләвенчә, бу вакцинага тәҗрибә үткәрүнең икенче фазасы 19 октябрьдә башланачак, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Ләйсән Якупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прививка коронавирус вакцина ковид