Сак бул, котыру чире йокмасын
Кыргый хайваннар, беренче чиратта төлке, бүре шулай ук этләр хәм мәчеләр вирус чагангы булып тора. Торак пунктларга үтеп кергән ерткыч хайваннар котыру чирен терлекләргә хәм йорт хайваннарына йоктыра.
Котыру чире – ул үзәк нерв системасына зыян китерүче йогышлы вируслы авырту. Татарстанда әлеге йогышлы чир, сирәк булсада очырый. Кыргый хайваннар, беренче чиратта төлке, бүре шулай ук этләр хәм мәчеләр вирус чагангы булып тора. Торак пунктларга үтеп кергән ерткыч хайваннар котыру чирен терлекләргә хәм йорт хайваннарына йоктыра.
Ә алардан чир кешеләргәдә йогарга мөмкин. Сирәк кенә, аучылык белән шөгелләнгәндә яки авыл җирлегендәге шәхчи хуҗалыкларга ерткычал керсә, чирне кешегә турыдан туры кыргый хайваннардан да иярүе ихтимал.
Вирус организмга яра һэм тырналган җир аша үтеп керә. Шуӊада йорт һэм бәйсез хайваннар тешләсә, тырнаса, зыян күргән урынны су белән җентекләп юарга, куе көбек барлыкка килгэнче сабынларга, антисептик белән эшкәртергә хәм медицина ярдәме алу өчен табиб-хирургка яки ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрэҗәгәть итэргә кирәк. Исегездә тотыгыз, авыру йоккан очракта гөмерне саклап калуныӊ бердән бер чарасы – үз вакытында ясалган прививкалар!
Котыру чирен иятрмәү өчен гади генә кагыйдәләрне истән чыгармаска киӊәш ителә: кыргый хайваннардан сакланырга, тыныч тоелган кыргый хайваннар янына да якын бармаска. Бәйсез этләр хәм пэсиләр булган җирдә кечкенә балаларны каручысыз калдырмаска. Балага андый хайваннар янына барырга, аларны сыйпарга, ашатырга, үз янына якын җибэрергә ярамаганлыгын, аларнын авыру булырга мөмкинлеген аӊлатырга кирәк.
Котыру чиренеӊ билгеләре түбәндәгечә: авыруныӊ яшерен чоры (чир башланып, беренче билгеләре башланганчы) 10 көннән 2 айга кадәр сузылырга мөмкин. Бу вакыт тешләнгәг урынныӊ организымныӊ кайсы өлешендә булуына бәйле. Беренче билгеләр һәрвакыт берүк: тешләнгән урында авырту барлыкка килә. Сәбәпсез курку, күӊел төшенкелеге, тынычсызлану күзәтелә, яктылык һәм тавышка сизгерлек арта, тән темпиратурасы күтәрелә. 1-3 көннән авырту көчәя. Көчле форма икән, кеше тиз ярсып китә , су эчкәндә хәттә челтерәп аккан су тавышына да бугаз һәм йоткылык мускулларын авырттырып көзән жыярга тотына, шу лук билгеләр җил исеп киткәндә дә күзәтелә. Ә берничә көннән сулыш юллары мускуллары һәм кан тамырлары праличланып, кеше үләргә мөмкин. Мускуллар эт тешләгән яки тырналган урыннан параличлана башлый. Шуныӊ өчен һәр кешедән сак булу һәм давалану чараларын вакытында күрү сорала!
Балтач ветеринария берләшмәсе.
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев