Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сакланганны саклармын дигән...

Коронавирус йоктырмас өчен йөткергән, төчкергән кешедән ераграк торуың хәерле.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Биектау, Арча, Әтнә, Балтач районнарындагы территориаль бүлеге кисәтә.

– Коронавирус инфекциясе – бу яңа төр инфекция. Ул организмга эләксә, бик тиз тарала һәм коронавируслы үпкә ялкынсынуы китереп чыгара.

Температура күтәрелә, калтырата, туңдыра, баш авырта, хәлсезлек күзәтелә, борын тыгыла, йөткертә, сулыш алуы авырлаша, мускуллар авырта, күзләрдә конъюнктивит барлыкка килергә мөмкин. Авырый башлауга кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Табиб кушканнарны үтәсәң, бу йогышлы чир дәвага бирешә.

– Әлеге вирусны эләктермәс очен түбәндәге киңәшләрне үтәргә кирәк:
– Иң төп таләп – кулларны сабын белән еш юу. Сумкаңда спиртлы яки вируслардан зарарсызландыра торган салфеткалар булсын. Кулны юу мөмкинлеге булмаганда шуларны кулланасың. Шулай ук эш урынында, өйдә өстәл өсләрен, ишек тоткаларын, телефоннарны инфекциядән зарарсызландыра торган препарат белән (ә алар аптекаларда, махсус кибетләрдә сатыла) сөртеп, чистартып торырга кирәк.

Икенче таләп. Йөткергән, төчкергән кешедән ераграк торуың хәерле. Ара кимендә 1 метр булырга тиеш. Авыру кешедән сәламәт кешегә вирус һава-тамчы юлы белән күчә. Куллар белән күзләргә, иреннәргә, борынга кагылмаска тырышыгыз. Йөткергәндә, төчкергәндә авыз, борыннарны бер тапкыр кулланыла торган салфкеткалар белән каплагыз. Кеше күп җыелган урыннарга бармаска тырышырга кирәк.

– Шулай ук профилактик чара булып маска кию дә санала. Масканың бер тапкыр гына һәм күптапкырлар куллана торганы бар. Кайбер маскаларны 2, 4, 6 сәгать кенә кияргә ярый. Инструкциясен укырга кирәк. Бер масканы гел кияргә ярамый. Һаман кисәң, үз-үзеңә кабат-кабат инфекция өстәргә мөмкин.

Масканы борынны һәм авызны яхшы итеп каплап кияргә кирәк. Аны сак кына салырга һәм шунда ук чүп савытына ташларга һәм кулларны әйбәтләп юарга киңәш ителә. Бер тапкыр кулланыла торганын кабат кияргә ярамый. Масканы бина эчендә, транспортта, өйдә авыруны караганда кияргә, ә урамда кимәсәң дә була. Урамда саф һаваны иркенләп сулагыз.

– Чит илләргә чыгудан тыелып торырга кирәк. Чит илләрдэн кайтучыларга ашыгыч ярдэм станциясенэ мөрәҗәгать итеп (телефон: 2-57-23), аларны исәпкә алырга тиешләр һәм 14 көн дәвамында медицина күзәтүе астында торалар

– Күбрәк саф һавада булырга, йөрергә, яшелчә, җиләк-җимеш һәм аксымга бай ит, сөт, балык ризыклары, чикләвек, боткалар ашарга киңәш ителә.

Авырмагыз!

Фото: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус