Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Саклык чаралары артык түгел

Район прокуроры каршында үткәрелгән эшче группаның чираттагы утырышында чикләүләрнең кимүе күп кешедә тынычлану тудырды, дип билгеләп узылды.

Әмма, коронавирус чире кимеми, киресенчә, үзенә бәйле башка чирләр китереп чыгара. Кибетләрдә, җәмәгать урыннарында булганда битлек, перчатка кию хәзер тиеш, дип саналмый. Шунлыктан, бу өлкәдә таләпләр арттырылырга һәм хәбәрдарлык киңрәк алып барылырга тиеш.

Утырыш вакытында саклык чараларын көчәйтергә, һәр өлкә буенча җаваплы белгечләр билгеләргә дигән карар чыгарылды. Халык күпләп җыела торган гаилә, дини чаралар (туйлар, юбилейлар, никахлар, җирләү һ.б.) вакытында чикләү чараларын үтәү мәсьәләләре буенча профилактик эш алып бару авыл җирлекләренә йөкләтелде. Чикләү чараларын бозу очраклары ачыкланганда полиция бүлегенә хәбәр ителергә тиеш.

Халык күп булган урыннарда булу, аралашу кешенең үзе өчен генә түгел, өйдәгеләр өчен дә куркыныч тудыра. Таләпләрне үтик, саклык чаралары беркайчан да артык булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев