Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сәламәтлеге һава торышына бәйле кешеләргә сак булырга киңәш итәләр

Тулырак безнең язмада.

Атмосфера басымы бер үсәчәк, бер төшәчәк.

Татарстанда ике көн (23 һәм 24 октябрь) эчендә айлык норманың өчтән бер өлеше күләмендә явым-төшем булачак. Шул рәвешле октябрьнең явым-төшем буенча нормасы үтәләчәк, дип сөйләп үткән «Челиниские известия» хәбәрчесенә КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе доценты Тимур Әүһәдиев.

23 октябрьдә атмосфера басымы кинәт төшкән. Ә 24 һәм 25 октябрьдә — үсәчәк. Җомгага кадәр үсүен дәвам итәчәк тә, шуннан соң янә төшәчәк. Шуңа күрә сәламәтлеге һава көйсезлекләренә бәйле булган кешеләргә җиңел булмаячак, дигән белгеч.

Һава температурасына килгәндә, бераз төшәчәк. Көндез 0дән аз гына югары булса, төнге сәгатьләрдә −5 градуска кадәр суыта. Бу хәл юлларда бозлавыкка китерәчәк.

Тимур Әүһәдиев билгеләп үткәнчә, Татарстанда тагын бер аномаль җылы чор булып алачак. Фаразлар буенча, ноябрь башында температура +10 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Шуңа күрә җиргә кар ятмаячак әле. Даими кар катламының 17 ноябрь тирәсендә барлыкка килүе көтелә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев