Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Салкын тимәсен дисәң

Суытты, хәзер салкын тидереп авыручылар да күбәячәк. Ә менә кышны мондый сырхауларга бирешми үткәрим диючеләргә бик яхшы һәм гади киңәш бирәсе килә.

Салкын тию ихтималын тозлы кәбестә киметә. Ул калий, магний, кальций, тимер, цинк, фосфор, йодка бай. Әлеге микроэлементлар организмны ныгыта һәм баш авыртуларына, йокысызлыкка каршы көрәшә. Тозлы кәбестә составындагы В6 витамины аксымны үзләштерә. Шуңа күрә аны ит ризыклары белән бергә ашарга кирәк. Андагы С витамины күләме лимондагыдан да артып китә.

Кәбестә составындагы клетчатка ашкайнату органы һәм эчәкләр өчен әйбәт. Ул организмнан шлак һәм токсиннарны чыгара. Геморройга каршы да көчле чара, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Миләүшә Латыйпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр