Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Салкында өшегән балаларның хәлләре турында билгеле булды

Алексеевск районы Кыркүл авылында 4 яшьлек кыз һәм бер яшьлек малайның салкында калып өшүе, соңрак аларның республика балалар клиникасына җибәрелүләре турында хәбәр иткән идек.

Хәтта берара халык арасында, малайның аякларын ампутацияләү турында хәбәр дә таралган иде. Ләкин ул дөрес булып чыкмады. Ә аларны салкында калдырып туңдырган 22 яшьлек әниләре 13 мартка кадәр сак астында булачак.

«Детям Благотворитель. Казань» иҗтимагый оешмасының нянясы әлеге балаларны хастаханәдә карап тора. Алар бу хакта инстаграмдагы сәхифәләрендә хәбәр иткән.

«Наташенька белән Мишенька күп кешеләрнең йөрәкләрен кузгатты, аларның язмышы берәүне дә битараф калдырмады.

Безнең ярдәмчел нянялар шунда ук ярдәмгә килде һәм алар янында кизү тора. Башта няня, энесе реанимациядә булганда, Наташенька белән генә торды. Ә кичә малайны апасы янына палатага күчерделәр, хәзер аларның икесе дә безнең няняларның кайгыртучан "канаты" астында.

Няняларның хисабы:
«Наташа - искиткеч кыз! Ачык, ышанучан, күңелле, кызыксынучан һәм бик тирән уйлап эш итүчән. Уң кулы бинт белән бәйләнгән, ләкин Наташа күңелсезләнми һәм барысын да мөстәкыйль рәвештә сул кулы белән эшләргә тырыша - рәсем ясый, кашык тота, уйный.
Үзенең курчакларын матур Әни һәм матур әби дип атый. Кызчык сөйләвенчә, ул әнисенә энесе Мишаны тәрбияләргә булыша, аны өй буйлап күтәреп йөри. Аның күңелен ачарга тырышабыз, рәсем ясыйбыз, җырлыйбыз, әйлән-бәйлән уйныйбыз.
⠀Миша да бик актив малай. Зыр-зыр килеп әйләнә, шуңа күрә без гел аның тирәсендә. Көндез йокламый диярлек, төнлә берничә тапкыр уяна.
Ул система астында ята, активлыгы аркасында алар белән буталып бетә...»

Иң мөһиме, аларда алга китеш бар. Шуңа күрә, хәзер аларга сыйфатлы тәрбия һәм тернәкләндерү кирәк. Персоналга, няняларга, волонтерларга ярдәм итүләре өчен бик зур рәхмәт».

 

Тулырак: Шәһри Казан

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала өшегән