Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Самокат һәм велосипедтан егылып башлары җәрәхәтләнгән 20 баланы хастаханәгә салганнар

Май аеннан башлап шундый бәрелүләр белән хастаханәгә мөрәҗәгать иткән балалар саны ун тапкыр күбрәк.

Татарстанның Балалар Республика клиник хастаханәсенә велосипедта һәм самокатта йөргәндә егылып баш һәм умыртка баганасы имгәнгән 20 баланы хастаханәгә салганнар, ә май аеннан башлап шундый бәрелүләр белән хастаханәгә ун тапкыр күбрәк бала мөрәҗәгать иткән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә табиб-нейрохирург, Балалар Республика клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлеге мөдире Владимир Иванов сөйләде.

«Әгәр без амбулатор мөрәҗәгатьләрне генә алабыз икән, алар 200дән артык иде. Самокатларда һәм велосипедта йөргәндә егылган 20 бала — авыр җәрәхәтләр алган балалар», — диде спикер.

Нейрохирургия бүлегенә, кагыйдә буларак, баш һәм умыртка баганасы авыр җәрәхәтләре алган балалар килә. Табиб хәзер бу бүлеккә, барыннан да элек, нәкъ менә велосипедларда һәм самокатларда йөргәндә саклану чараларын кулланмаган балалар эләгүен искәртте.

«Баш миенә зыян килгән, умыртка баганасы сынган балалар эләгә, ләкин, нигездә, бу баш мие селкенү, җәрәхәтләнү, сыну — дәвалана торган чирләр. Әмма аның авыр нәтиҗәләре булырга мөмкин», — диде Владимир Иванов.

Белгеч мондый имгәнүләрнең инвалидлыкка китерергә мөмкин булуын искәртте.

Чыганак: ТИ

Фото: /pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: велосипед травмалар самокат