Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сары авыруы – Балтачка куркыныч яныймы?

Быел көз үзенең сары яфраклары белән генә тугел, сары авырулары белән дә районыбызга килде. Соңгы елларда сары авыруы белән чирләүчеләр турында әллә ни ишетелмәсә дә, быел Кошкэтбаш авылында шундый очрак килеп чыккач, халык куркуга калды. Сары белән элек кенә күпләп авырганнар. Замана алга киткән саен бу авыру килеп чыкмаска тиеш кебек тә бит...

 Сары авыруы - гепатит А - бавырны зарарлый торган, сары төшү белән характерланучы йогышлы вируслы авыру. Ул авыру кешедән сәламәт кешегә йогышлы эчәк авырулары кебек үк күчә: авыру кеше белән аралашканда, эчә торган су, азык-төлек, пычрак куллар, чебеннәр аша. Инкубацион чоры 7 көннән 50 көнгә кадәр дәвам итәргә мөмкин, уртача 28 көн.

Авыруның төп билгеләренә килгәндә: иң элек хәлсезлек сизелә, аппетит югала, уң яктан эч авырта (бу бавырның зураюы белән бәйле), тән температурасы күтәрелә, укшыта, костыра, буыннар, тән сызлый, сидекнең төсе куера, ә тизәк төссезләнә, тән һәм күз саргая.

 Авыруны китереп чыгаручы вирус тирә-юньдә бик озак яши. Салкынны әйбәт кичерә. Югары температура һәм көчле дезинфекция чараларына гына бирешә. Шуның нәтиҗәсендә авыру бик тиз һәм күпләп таралырга сәләтле.

 Авыру белән аралашкан барлык кеше дә авырый дигән сүз түгел. Авыру – авырмау кешенең   организмының авыруга каршы тора  алу мөмкинлегеннән  тора. Кубрәк яшь балалар авыра, чөнки аларда сары авыруына каршы  тору мөмкинлеге ( иммунитет) түбән. Өлкән кешеләр  үз гомерләрендә я сары белән авырырга, я авыру кеше белүн очрашып авырмый гына, яки җиңелчә генә үткәреп җибәргән булырга момкин. Бер тапкыр гепатит А белән авырган кеше кабат аның  аның белән авырмый.

Сары авыруыннан сакланып буламы соң? Шул сорау күпләрне борчырга мөмкин. Әлбәттә була. Гепатит А авыруы алдан әйткәнчә, йогышлы эчәк авырулары кебек йога. Шуңа күрә һәр кешенең шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәве төп таләп булып тора

Авыруны булдырмау өчен, гаиләнең һәр әгъзасы үзенә аерым сөлгедән файдаланырга, үзе белән чиста кулъяулык йөртергә тиеш. Юылмаган җиләк-җимеш, яшелчә ашарга, сулыклардан кайнамаган су эчәргә ярамый. Урамнан өйләребезгә кергәч,  өстәл артына утырганда кулны әйбәтләп сабын белән юуны  гадәткә кертергә кирәк

А Гепатиты авыруына каршы вакцина бар. Прививкалар эпидемик хәлгә карап билгеләнә. Кемнэргэ прививка ясарга кирәклеген бары тик врач  лар гына хәл итә ала.

Бүгенге көндә районда 11 вирус гепатиты А белән 11 авыру очрагы теркәлде, нигездә Көшкәтбаш авылында һәм 1 очрак Сосна авылында. Яңа авыруларны ачыклау, бу инфекциянең тагын да таралмавын тәэмин итү йөзеннән Роспотребнадзор, үзәк хастаханә, сәламәтлек саклау министрлыгы специалистлары белән берлектә бу очракта эшләнергә тиешле барлык чаралар да башкарыла. Һәрбер очракта авыру белән контактта булган кешеләре ачыклана, алар 35 көнгә медицина күзәтүе астына алыналар, табиб күрсәтмәсе нигезендә тиешле булган кешеләргә прививкалар ясала (аларның саны 200дән артып китте), кирәкле очракларда төрле лаборатор анализлар ясала. Бүгенге көндә хәл тотрыклы дип саныйбыз. Барыгыз да югарыда күрсәтелгән төрле профилактик чараларын, аеруча шәхси гигиена таләпләрен үтәсәгез иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев