Сарымсак-лимон төнәтмәсе мең төрле чиргә дәва
Кан тамырларын, бавырны, тәндәге шлакларны чистарту, үпкәне дәвалау, салкын тиюдән саклау – иммунитетны арттыру, аллергиядән коткару... – әзерләве бик гади булган бу төнәтмәнең файдасы әнә шуның кадәр.
Әзерләү ысулы
Дүрт лимон алырга, иң әйбәте Үзбәкстан лимоны. Кабыгын чистартмаска.
Өч баш сарымсакны чистартырга, барысы 15-16 телем булсын. Өйдә үскән сарымсак табарга тырышыгыз. Шуларны, кабыгы белән лимонны блендердан яки иттарткычтан чыгарырга. Әлеге сыекчаны өч литрлы кайнап суынган суга салырга, өч көн бүлмә температурасында тотарга. Дүртенче көнне сөзәргә, әлеге ике литр ярым сыекчаны суыткычка куярга. Бу төнәтмәне кышкы айларда берничә ай эчү киңәш ителә. Аны иртән ач карынга, олылар өчен бер стакан суга биш аш кашыгы, балаларга өч аш кашыгы эчәргә кирәк. Салкын тигән вакытта көнгә өчәр тапкыр эчәсе.
Бу киңәш Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин төзегән 2018 ел өчен “Бәхетлеләр календаре”ннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев