Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сатып алган даруны кире кайтарып буламы?

Булмый, дип уйласагыз, ялгышасыз. Кайбер очракларда була.

Әйе, сез даруханәдә үз теләгегез белән алган сыйфатлы даруны кире кайтарырга ярамый. Ләкин алган дару сыйфатсыз, җитешсезлекләр белән булып чыкса, яки фармацевт, бутап, башка препарат биргән булса, аны кире кабул итеп, алыштырып бирергә тиеш.



Дару препаратларында җитешсезлекләр булып түбәндәгеләр санала: яраклылык вакыты чыккан булу, товар хакында мәгълүмат булмау (шул исәптән урыс телендә дә), серия белән яраклылык вакыты препаратта һәм аның савытында туры килмәсә, даруның төсе, формасы, исе язылганча булып чыкмаса, дару савытының сыйфаты бозылган булса (чатнаган, ертылган, яхшылап ябылмаган һ.б).


Шушы җитешсезлекләрнең берсе генә дә ачыкланса да, кулланучылар хокукларын яклаучы законга ярашлы, даруны алыштырырга яисә хакын төшерүне таләп итәргә мөмкин. Товарны кире кайтарып, акчасын сорарга да була.

Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Satip-algan-daruni-kire-kaytarip-bulami-120263/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев