Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

"Саулыгым зур байлыгым", ди чепьялылар

7 апрель бөтендөнья сәламәтлекне саклау көне. Шул уңайдан Чепья авыл китапханәсендә "Саулыгым зур байлыгым" дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үтте.

Очрашуга шәфкать туташы, "Наз" тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы дусларыбыз, китапханә укучыларыбыз чакырылды. Очрашу ике өлештән торды. Беренче өлешендә шәфкать туташы укучыларыбызның күп төрле сорауларына җавап бирде, хастәханәләргә вакытында даими күренеп торырга кирәклеген төшендерде.

Очрашуыбызның икенче өлешендә исә матур, эчтәлекле әсәрләр, шигырьләр җырлар кеше сәламәтлегенә ничек йогынты ясый- шулар турында да фикер алыштык, алай гына да түгел рәхәтләнеп җырладык, көлддек, күңел ачтык.

Зәлия Зиатдинова,
Чепья авылы.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Наз бүлекчәсе