Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сайлап җыйганнар

Кеше гомере - диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзеннән соң матур эз, кешеләр күңелендә якты фикерләр калдырырга омтыла.

Безнең Чепья авылында матур эшләре, җылы мөгамәләре белән кешеләрдә рәхмәт хисләре уята торган шәхесләр шактый. Шуларның берсе - табибә Татьяна Валентиновна Филиппова.
«Мин үзем Бөек Ватан сугышы ветераны, яшем дә тугызынчы дистә белән бара, сәламәтлек тә көненә карата үзгәрә. Кышкы салкын иртәләрнең берсендә туганнарым идәндә егылган килеш табып, авыл хастаханәсенә хәбәр иткәннәр. Табибә Татьяна Валентиновнаның белеме, тырышлыгы белән аякка бастым. Үз эшен белеп, булдырып башкаручы, йомшак теле белән күңелләрдә сүнә барган өметне терелтүче бу табибә турында авырулар тарафыннан бары җылы сүзләр генә ишетелә. Гомумән, безнең участок хастаханәсендә сайлап җыйган кебек яхшы табиблар, җитез шәфкать туташлары гына җыелган. Минем сүземә берәү дә каршы килмәс.
Ә җирдә яшәү шулкадәр гүзәл ич, дөнья - матур, бер-береңә игелек һәм яхшылык кылып яшәүгә ни җитә...».

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250