Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Шешенәсезме? Бу тәмләткеч турында онытыгыз. Әмма...

Сатып алырга теләгән продукт ярлыкларын җентекләп тикшерегез. Әзер ризыкларга тәлинкәдә тоз өстәмәгез.

Сүз тоз турында бара. Диетолог Татьяна Селезнева сүзләренчә, тоз куллануның нормасы — тәүлегенә 3-5 грамм. Аш тозын куллануның минималь киңәш ителгән дәрәҗәсе тәүлегенә 0,25 грамм тәшкил итә.

Тоз икмәк изделиеләрендә дә бар. 100 граммлык булкада 1,7 граммга кадәр. Мәсәлән, бер кисәк икмәкнең якынча 1 грамм тозы бар.

— Майда тоз һәр 100 грамм продуктка 2 грамм. Сырлар, аеруча майлылары — күп тоз чыганагы. Барлык кондитерлык эшләнмәләренә диярлек тоз өстәлгән. Өйгә заказ биргән әзер ризыкта, гадәттә, тоз гына түгел, шикәр, серкә, соуслар һәм башкалар да бар. Хәтта яшелчәләрнең дә составында тоз бар, — дип кисәтә диетолог.

Тозны артык куллану шешенүгә китерә һәм кан басымын күтәрә.

— Тоз организмдагы суны тоткарлый, артериаль гипертензия үсешенә ярдәм итә, тәм сизүгә тискәре йогынты ясый, һәм кешегә тагын да зуррак тәмләр кирәк була, — ди диетолог.

Татьяна Селезнева ризыкка күбрәк тәмләткечләр өстәргә, гадәти тозны Адыгей тозы белән алмаштырырга киңәш итә.

— Сатып алырга теләгән продукт ярлыкларын җентекләп тикшерегез. Әзер ризыкларга тәлинкәдә тоз өстәмәгез. Үзегезне яңа тәмләр белән сөендерү өчен башка тәмләткечләр салыгыз. Яшелчә салатларын тозламагыз, лимон суты, яки алма серкәсе сибегез, тозлы кыяр, яки зәйтүн кушыгыз. Тозсыз диеталарда да утырмагыз, чөнки тоз гадәти матдәләр алмашы өчен бик мөһим, — дип өсти диетолог.

Автор: Резеда Галикәева

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев