Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сездән – сорау, бездән – җавап

Хөрмәтле редакция! Соңгы вакытта бөтен кеше үзәк хастаханәдәге хирурглар китә икән дип сөйли. Янәсе, торыр урыннары юк, шуңа күрә башка районга күчәләр икән, анестизиолог та калмаган, диләр. Бу сүзләр дөресме?

Моңа кадәр районыбызда бит андый проблема булмады, Наил Камилович, Сергей Александрович, Салих Рамилевич, Наил Габделхәевичлар күп еллар халыкка игелекле хезмәт итте. Инде соңыннан килгән Алишер Адылович, Сәидәхмәд Гаипназаровичларга да ияләшеп беттек, райондашлар аларга да бик рәхмәтле. Алар да китсә, хирургсыз нишләрбез? Авырту бит сорап тормый, барысын да Арчага яки Сабага илтеп җиткерә алмаслар. Газета аша шушы сорауларга җавап бирсәгез иде.

Ихтирам белән, Асия апагыз.

Без бу хат белән район үзәк хастаханәсе баш табибы Газинур ДӘҮЛИЕВны таныштырдык. Ул менә ниләр җавап бирде:
Дөрестән дә, яшь хирургларыбыздан уңдык, бик әйбәт эшлиләр. Каядыр китү, күчү турында уйларында да юк. Алар үзләре дә бу сүзләрнең каян чыгуына аптырый. Әлегә фатир арендалап торалар. Аларны даими тору урыны белән тәэмин итү мәсьәләсен район башлыгы Рамил Нотфуллин Президент югарылыгында күтәрде, уңай җавап булган очракта аларны 2-3 айда йортлы итү бурычы куелды. Ничек кенә булса да, район җитәкчелеге аларны уңайлы торак шартлары белән тәэмин итүне үз контроленә алды. Димәк, бу мәсьәлә уңай хәл ителәчәк.

Анестизиологка килгәндә, дөрестән дә, әлегә андый проблема бар. Бу - таләпләр бик югары куелган, сирәк белгечлекләрнең берсе, теләсә кемне эшләтеп булмый. Табиблыкка укыганнан соң да, өстәмә ике ел укырга кирәк. Шунлыктан әлегә бу урында вакытлыча анестизиолог эшләп тору турында килештек, бу җәй ахырында үзебезнең белгеч, махсус укуын тәмамлап, эшкә кайтачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250