Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сезнең кулда дөнья яме

Шушы көннәрдә район үзәк хастаханәсендә «Шәфкать туташы - 2012» бәйгесе булып узды.

Бу көнне булган-уңган, тәвәккәл һәм кыю шәфкать туташлары зур аудитория каршында үзләренең көчләрен сынады. Араларында озак еллар эшләп зур тәҗрибә туплаганнары да, әлеге тармакта яңа гына башлангыч алган шәфкать туташлары да бар иде. Хирургия бүлегеннән Рәсимә Зарипова, теш поликлиникасыннан Гүзәл Шәйхетдинова, бала тудыру бүлегеннән Екатерина Шадрова, Яңгул врачлык амбулаториясеннән Нурия Сибәгатуллина, Чепья участок хастаханәсеннән Лилия Вәлиевалар инде озак еллар эшләп сыналган шәфкать туташлары. Әмма яшь булуларына карамастан, хезмәтләрен намус белән башкарган Нур-фия Мәрдәнова (терапия), Альбина Газизова (поликлиника), Гөлназ Хөснетдинова (балалар консультациясе), Римма Мәгъсүмҗанова (балалар бүлеге) һәм ашыгыч ярдәм бүлегеннән Эльвира Хәйретдиновалар хөрмәткә лаек шәфкать кызлары дияргә кирәк.
Бәйгегә әзерлек һәр бүлектә кызу темп, тынгысыз эшчәнлек белән беррәттән, зур җаваплылык һәм иҗади активлык белән барды. Моның шулай булуына иң элек күргәзмә белән танышкач инандым. Тәмле, татлы ризыклар, искиткеч матур кул эшләрен тулы бер композиция итеп тәкъдим итүче шәфкать туташлары тәннәрне, җаннарны гына дәвалаучы түгел, ә чын мәгънәсендә оста куллар да икән әле.
«Хәзерге тормышта вакцинациянең роле һәм әһәмияте» дигән темага стенгазета әзерләү һәр катнашучыга өй эше буларак бирелгән иде. Кызлар әлеге сынауда да сер бирмәде. Белем һәм һөнәри осталык, конкрет ситуациядә беренче медицина ярдәме күрсәтү, эш күнекмәләрен практикада тәкъдим итү кебек бәйгеләр үз һөнәренең остасын ачыкларга ярдәм итте. Карап торышка барысы да гади генә кебек. Сорауларга җавапны да, килеп туган ситуациядә нәрсә эшләргә кирәклеген дә яхшы беләсең. Әмма кайбер шәфкать туташларына зур аудитория каршында имтихан тоту иң катлаулы авыру белән күзгә-күз очрашудан да кыенрак бирелде. Гаепләп тә булмый, чөнки һәркемнең үз холкы, табигате дигәндәй... Шәфкать туташлары шулай ук «Үзем турында үзем» бәйгесендә тәкъдим ителгән слайдлар, музыкаль чыгышлар буенча да бәяләнде. Рәсимә Зарипова, Екатерина Шадроваларның эчтәлекле, шул ук вакытта кызыклы видеороликлары тамашачы күңеленә хуш килде. Сәнгать ягыннан исә Катяга тиңнәр булмады. Ире Александр белән тулы бер концерт программасы тәкъдим итеп, тамашачыны җырлатты да, биетте дә, шигъри дулкыннарда тирбәлергә мөмкинлек тә бирде.
Халатлары кебек үк ак күңелле, тәмле сүзле, җитез һәм гүзәл шәфкать туташлары арасында иң-иңнәрне сайлау бәйгенең кульминацион ноктасы булды. Әмма бәйге булгач, җиңү дә, җиңелү дә мөһим. Хирургия бүлегеннән Рәсимә Зарипова (рәсемдә) район күләмендә «Шәфкать туташы - 2012» исеменә лаек булды. Аз гына калышып, Екатерина Шадрова - икенче, балалар консультациясеннән Гөлназ Хөснетдинова өченче булды.
Гиппократ антына һәрчак тугры калып, шәфкать туташы исеменә тап төшерми, халкыбызның ышанычын аклап эшләргә, иң гуманлы һөнәр иясе исеменә һәрвакыт лаек булырга язсын сиңа, шәфкать туташы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев