Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Шәфкать тулы йөрәге

Һәр кеше дөньяга Аллаһның рәхмәте барлыгын белдерә алу мөмкинлеге белән туа. Ләкин ул туганда үзенең нинди һөнәр сайлап, кешелеккә нинди ярдәм эшлисен белми.

Язмамның герое Гөлшат Шәрәфетдинова гади авыл гаиләсендә Мансур абый белән Җиһания апаның беренче балалары булып дөньяга килә. Гаиләдә бер-бер артлы туган сеңелләренә һәм энесенә ныклы терәк, киңәшче, авыр тормыш юлларында төпле фикер белән юл күрсәтүче маяк булып үсә. Кечкенәдән кызыксынучан һәм һәрнәрсәгә өлгер булуы аны медицина көллиятенә укырга алып килә. Укып бетергәч алдынгы кызны Казан шәһәренең балалар хастаханәсенә (ДРКБ) эшкә чакыралар. ОПН бүлегендә җитлегеп тумаган балалар белән эшли башлый. «Ул вакытта памперслар юк, чүпрәкләр юа-юа катып бетә, балаларны жәллим, тәннәренә йомшак булсын, дип шул чүпрәкләрне уа-уа куллар ертылып канар дәрәҗәгә җитә иде. Җитлегеп тумагач, зонттан ашатабыз, аларны да бит кайнаталар, алар ката. Нәниләргә травма булмасын өчен куяр алдыннан йомшарту ягын карый идем. Хәзер генә ул һәр әйбер бер генә кулланышта», дип хатирәләре белән бүлешә Гөлшат апа.

Тырыш кызны эшендә дә, ОПН бүлегендә ятучы әниләр дә бик ярата. Ләкин кызның күңеле авылга ашкына. Хезмәтендә югары дәрәҗәле эш вазифасына тәкъдим итсәләр дә ул авылны сайлый. Тәлгать абый белән гаилә корып, беренче балалары Фәрхәт туа. «Декрет ялында утырам. Беркөнне авыл җирлеге башлыгы Дәүләтшин Гыйльмулла абый, әйдә, сеңлем, медпунктка кеше кирәк, эшкә чык, дип килеп керде. Балама 3 ай, ничек эшлим, Тәлгать ни дияр, әниләр белән сөйләшим, бала карарга риза булсалар эшкә чыгам, дип калдым. Ике як әни дә риза булды, мин эшкә чыктым. Ул вакытта төнге вызовлар бик күп була иде. Техниканы үзем табам, ярдәм күрсәтәм, әле ул төнгә берничә кешегә дә барырга туры килә. Ничек түзелгәндер. Бала йә Тәлгать, йә ике әнинең берсендә кала. Яшь гомер шулай йөгереп узган», дип сөйли Гөлшат апа.

Авырлыклар алдында ул бервакытта да бирешми. Үлем белән күзгә-күз очрашкан вакытлары бик күп була. Авылда ялгыз яшәүче әби-бабаларны да онытмый ул. Эшенә барганда берәрсе урамда очрамаса янына керә, хәлен белә, тиешле дәвасын бирә. Кеше тормышы өчен янып, кеше язмышы өчен җан атып 40 ел гомерен ул сәламәтлек сагына багышлый. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда булуга карамастан, ярдәм сорап килгән беркемне дә бормый. Үз урынында эшләүче яшьләргә киңәшләрен, эш алымнарын өйрәтеп яши. 2019 елда өч игезәк малай алып кайттым. Ул миңа 1 ел дәверендә улларымны үстерергә булышты. Мин аның тырышлыгына, табиб була алырлык сәләтен күреп соклана идем. Безнең бәхеттән авылда калгансың син, Гөлшат апа, диям. Шушы язмам белән аңа булган хөрмәтемне, рәхмәтемне җиткерәсем килә. Әле дә ул мине ташламый, тәүлекнең кайсы сәгатендә шалтыратсам да, йөгереп килеп җитә. Оста куллы Гөлшат апага Аллаһы Тәгалә хәерле гомер, көч бирсен. Шәфкать тулы йөрәге таза булып, игелек таратудан туктамасын. Тәлгать абый белән тигезлектә, балалары игелегендә, авылдашларының хөрмәтен тоеп яшәсен.

Гөлназ Шакирҗанова,
Куныр авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медиклар көне