Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Шифаханә фойесында 4 яшьлек бала үлгән

Кечкенә кызчык әнисе белән шифаханә фойесында йөргәндә кинәт һушын югалтып егыла. Кызганычка каршы, шифаханә хезмәткәрләре дә, ашыгыч ярдәм табиблары да аңа ярдәм итә алмый, баланың йөрәге тибүеннән туктаган була.

Ул әнисе белән Магнитогорскидан килгән булган.

“Яктыкүл” шифаханәсе ихатасында 4 яшьлек бала үлгән. Ул бирегә әнисе белән Магнитогорскидан ял итәргә килгән була. Бу фаҗигале хәл турындагы яңалык социаль челтәрләрдә таралган.

Кечкенә кызчык әнисе белән шифаханә фойесында йөргәндә кинәт һушын югалтып егыла. Кызганычка каршы, шифаханә хезмәткәрләре дә, ашыгыч ярдәм табиблары да аңа ярдәм итә алмый, баланың йөрәге тибүеннән туктаган була.

“Яктыкүл” шифаханәсе директорының урынбасары белдерүенчә, Магнитогорскидан килгән хатын да, аның кызы да медицина тикшеренүе үтеп өлгермәгән булалар. Баланың әнисе әйтүенчә, аңарда йөрәк авыруы булган.

Баланың ни сәбәпле үлүе тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланачак, дип яза Кызыл таң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала үлгән