Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Шик туса әгәр

Халык арасында йогышлы эчәк авырулары, бигрәк тә энтеровируслы менингитның киң таралуы турында сүз йөри. Шикләнүләргә ачыклык кертү нияте белән район үзәк хастаханәсенең табиб-инфекционисты Фәүзия Вильдановага мөрәҗәгать иттек.

- Җәй җиттеме йогышлы эчәк авырулары «баш калкыта» Бу исә җитди өзлегүләргә китерә. Агулануның беренче билгеләре пәйда булуга,нинди ашыгыч чаралар күрергә кирәк?
- Эчәк инфекцияләрен өй шартларында мөстәкыйль дәвалап булса да, табибка мөрәҗәгать итү кирәк. Беренчедән, агулануны кайвакыт төрле авыруларның билгеләре белән бутау куркынычы бар. Икенчедән, эчәк инфекциясенә каршы көрәшү өчен микробларны юк итүче дарулар таләп ителә, ә аны белгеч кенә киңәш итә ала.
- Фәүзия Мингалиевна, районда йогышлы эчәк авыруы белән ничә очрак теркәлде?
- Ел башыннан ритовирус китереп чыгарган 24 очрак теркәлде. 9ы - зурлар, 15е балалар арасында. Шуның 5се лаборатор расланды.
- Энтеровируслысы теркәлгән очрак бармы? Кисәк кенә хасил булган бу авыруның безнең районга да куркынычы юкмы?
- Энтеровируслы менингит теркәлгән очрак юк. Куркыныч янамый. Әмма бу сакланмаска дигән сүз түгел. Гомумән, гигиена таләпләрен төгәл үтәргә кирәк. Кулларны еш юу, җәйге чорда юл кырыйларында, ларекларда сатылучы итле ризыклар сатып алмаска, җиләк-җимешләрне теләсә-нинди суларда юып ашамаска, шикле урыннарда су коенмаска киңәш ителә.
Әңгәмәдәш Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250