Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Шикәр авыруын җиңик

Ел саен апрель аенда Бөтендөнья тазалык көне үткәрелә. Быел ул «Шикәр авыруын җиңик» девизы астында узды. Чөнки бүгенге көндә аның белән авыручылар саны көннән-көн арта.

Шикәр диабетының нәрсә икәнен күп кеше чамалап белә. Шулай да, төгәл генә әйтсәк, бу авыру кандагы шикәрнең югары дәрәҗәдә булуы белән аерылып торучы хроник авыру. Ул ике төргә бүленә. Беренче типта ашказаны асты бизе инсулинны тулысынча эшләп чыгармый башлый, ә авыруның икенче төреннән интегүчеләр организмында инсулин эшләнеп чыгарылса да, аның күләме җитәрлек түгел. Икенче төрдәге шикәр диабеты ешрак очрый.

Каян чыккан авыру соң бу?

Авыруның беренче билгесе дип канда шикәр күләменең артуы санала. Ач карынга кандагы шикәр күрсәткече 6,1 ммоль/л, ә ашаганнан соң ул 11,1 ммоль/лдан югары була.

Шикәр диабетының икенче төре килеп чыгу сәбәпләренең берсе - симерү. Симерүче кешеләрнең организм күзәнәкләре инсулинга сизгерлеген югалта. Бу исә, ашказаны асты бизен инсулинны тагын да күбрәк эшләп чыгарырга мәҗбүр итә. Вакыт узу белән, ашказаны асты бизе кирәкле дәрәҗәдә инсулинны эшләп чыгара алмый башлый. Шул сәбәпле икенче төрдәге шикәр диабеты барлыкка килә.

Шикәр чире нәрсәсе белән шул кадәр куркыныч соң? Зур күләмдә организмга эләгүче глюкоза агуга тиң. Ул капиляр күзәнәкләрен, нерв очларын агулый, шуның нәтиҗәсендә күз сетчаткасының, йөрәк тамырлары, бөер, баш мие күзәнәкләренең туклыклы матдәләр, кислород белән тукланышын боза. Әкренләп артык глюкоза инсультка, инфаркт, бөер эшчәнлегенең җитеп бетмәвенә, аякларның бозылуына, гангрена, аякларның ампутациясенә дә, хәтта сукыраюга да китерергә мөмкин.

Һәрнәрсәнең үз җае бар

Әлбәттә, авыруны контрольдә тотарга була. Кандагы шикәр күләмен тиешле нормада тотуның өч юлы бар. Бу дөрес туклану, хәрәкәтчән булу һәм табиб кушкан препаратлардан файдалану.

Туклануга килгәндә, күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашарга, шикәрсез чәй эчәргә тәкъдим ителә. Макарон эшләнмәләрен, бәрәңге, сөт продукциясенең майсыз төрләрен, тавык, балык ише ризыкны чама белән ашарга, майлы ит, майонез, каймак, колбаса, ак ипи, шикәр, бал, кайнатмалардан, баллы су эчүдән бөтенләй баш тартырга яки бик сирәк кенә кулланырга киңәш ителә.

Хәрәкәт күп кенә авыруларга профилактика чарасы буларак, биредә дә игътибарсыз калмый. Әйтик, көн саен тыныч кына, бер сәгатькә якын җәяү йөрү үз-үзеңне яхшы хис итәргә, йөрәк-кан системасы авырулары чыгу куркынычын киметергә, организмда эшләнеп чыгарылучы инсулинның йогынтысын яхшыртырга мөмкин. Шулай ук табиб киңәш иткән шикәр күләмен төшерүче препаратлардан даими файдаланырга онытмагыз. Еш кына кандагы шикәр күләме яхшы, тиешле нормага керү белән күпләр табиб кушкан даруларны кулланмый башлый. Бу исә авыру барышының начараюына гына китерә.

Шуны онытмагыз: шикәр диабеты - хроник авыру, аны дәвалап бетереп булмый, ләкин контрольдә тотарга була. Шулай ук иң мөһиме: булдырмаска була. Моның өчен кечкенәдән шикәрне аз күләмдә кулланырга кирәк, балаларга да аз күләмдә кулланырга өйрәтергә кирәк, баллы су эчерткәнче, чиста су эчәргә өйрәтсәгез яхшырак булыр. Бу һәрбер кешегә дә кагыла. Артык кашык шикәр капканчы, уйларга кирәк «ашамыйча калсам да була түгелме соң», дип.

Фото: https://www.google.ru/search?tbnid=T-I4QP2WcXn6TM%3A&tbnh=0&tbnw

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250