Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

«Шикәр чире арта, шуның нәтиҗәсе буларак катаракта килеп чыга."

"Үз сәламәтлегеңә игътибарсызлык хәтта сукырлыкка китереп җиткерергә мөмкин»

Казанда табиблар “Офтальмологиядә яңа технологияләр” Республика фәнни-гамәли конференциясендә катаракталь һәм витреоретиналь (күзнең челтәр катлавына ясала торган катлаулы операцияләр) хирургия нечкәлекләре турында сөйләшә.

«Шикәр чире арта, шуның нәтиҗәсе буларак катаракта килеп чыга. Кешеләр һаман баллыга сузыла, шикәр чире килеп чыккач та, табиблар рекомендациясен үтәми.  Үз сәламәтлегеңә игътибарсызлык хәтта сукырлыкка китереп җиткерергә мөмкин» — ди Мәскәүдә Федоров исемендәге күз микрохирургиясе клиникасының күз шикәр чире витреоретиналь хирургия бүлеге хезмәткәре Павел Лыскин.

Казан дәүләт медицина университетының офтальмология кафедрасы мөдире Александр Самойлов пациентлар соң мөрәҗәгать итүенә гаҗәпләнүен әйтте. «Катаракта үзе куркыныч түгел, күз ясмыгы (хрусталик) куйдың да, пациент күрә, ә челтәр катлаудагы үзгәрешләр куркынычрак», — диде.

Аның сүзләренчә, Казанда Республика офтальмология хастаханәсендә шикәр чире китереп чыгарган катарактаны дәвалау буенча аена 20-30 операция үткәрелә. Бүген дә шушы диагноз куелган бер пациентка операция ясавы турында әйтте.

«Узган атнада мөрәҗәгать иткән иде, кан саву нәтиҗәсендә, ике яклы сукыраю барлыкка килгән. Эндокринолог, офтальмологларга мөрәҗәгать итмәгән булган. Бер күзенә операция ясалды, силикон маенда, икенчесенә бүген ясыйбыз. Силиконны 1,5-2 айдан алабыз, аннары күрү дәрәҗәсе ачыкланачак», — диде Самойлов.

Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/11/184348/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күз чире