Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Шикәр чиреннән әрекмән дәва

Тагын әллә күпме сырхауларны бетерә икән бит бу үлән! Киңәшләрне каталарыгызны кия-кия укыгыз, чөнки укып бетерү белән әрекмән җыярга чыгып чабачаксыз.

Шикәр авыруы, гастрит булганда түбәндәге рецепт булыша: бер аш кашыгы ваклап туралган яфрак өстенә бер стакан кайнар су салып, ярты сәгать төнәтегез. Көненә дүрт тапкыр берәр аш кашыгы эчегез.

Әрекмән тамырында протеиннар, эфир майлары, B, C, E, A, P витаминнары, дуплау матдәләре, минераль тозлар, органик кислоталар бар. Аны матдәләр алмашы бозылганда, бөергә таш утырганда файдаланалар. Төнәтмәсен гастрит вакытында куллану яхшы. Яфракларыннан ясалган төнәтмә бөер авыруларыннан, буыннарда ялкынсыну процессы барганда, эчәклек белән проблемалар булганда булыша.

Әрекмән яфракларын юып, иттарткыч аша чыгарасыз да согын сыгып аласыз. Барлыкка килгән сокка шуның кадәр үк сыек бал кушасыз, спирт өстисез. Әйтик, биш өлеш әрекмән согына биш өлеш бал һәм бер өлеш медицина спирты алына. Катнашманы суыткычта сакларга кирәк. Төнәтмәне көненә өч тапкыр берәр аш кашыгы эчегез.

Әрекмән яфрагын йомшарганчы пешерәбез, суын түгәбез. Яфракка йомшартылган атланмай кушабыз. Әлеге мазьны чәч коелганнан кулланырга киңәш ителә.

Әрекмән яфрагын сөттә тотып, авырткан буыннар өстенә куегыз. Тоз утырганнан һәм ревматизмнан да булыша ул. Яфрак өстенә компресс өчен махсус кәгазь ябып, марля белән бәйләп куегыз.

Шикәр авыруы, гастрит булганда түбәндәге рецепт булыша: бер аш кашыгы ваклап туралган яфрак өстенә бер стакан кайнар су салып, ярты сәгать төнәтегез.

Агуланганда канны чистарту өчен: 3 аш кашыгы вакланган әрекмән тамырын, 1 стакан кайнар суга салып, 2 сәгать төнәтәләр, сөзәләр. Ашар алдыннан көнгә 3-5 мәртәбә яртышар стакан эчәләр.

Организмны ныгыту өчен 1 аш кашыгы вакланган әрекмән тамырын, 1 стакан кайнар суга салып, 1,5 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көнгә 2 тапкыр 1әр стакан кабул итәләр. Дәвалану курсы – 2-3 атна.

Гастрит, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, бәвел-җенес системасы авырулары булганда, ярты чәй кашыгы чамасы вакланган әрекмән тамырын, 1,5 стакан кайнар суга салып, термоста 5 сәгать төнәтәләр. Көнгә 3 тапкыр 1/3әр стакан эчәләр.

Ревматизм, экзема борчыганда, 1 чәй кашыгы вакланган тамырны 1 стакан кайнар суга салып, сүлпән утта 5 минут кайнаталар. 20 минуттан соң сөзеп, ашар алдыннан көнгә 4 мәртәбә 1әр аш кашыгы эчәләр.

Бавыр, үт куыгы эшчәнлеге бозылган икән, 2 чәй кашыгы вакланган тамырны 0,5 литр салкын суда 5 сәгать төнәтәләр. 1 минут кайнаталар, 10 минуттан сөзәләр. Көнгә 3 тапкыр 100әр г эчәләр.

Тире авырулары вакытында, җәрәхәт, пешкән урын, тромбофлебит, геморрой булганда, 10 аш кашыгы вакланган тамырны 150 г зәйтүн маена салып, 20 минут сүлпән утта төнәтәләр. Сөзеп, көнгә берничә мәртәбә проблемалы урынга сөртәләр.

Шикәр диабеты, подагра, ревматизм, хроник эч кибү, геморрой кебек сырхаулар күзәтелгәндә, 1 аш кашыгы вакланган тамырны 2 стакан кайнар суга салып, сүлпән утта 10 минут кайнаталар. 1 сәгать төнәткәч, сөзеп, көнгә 3 тапкыр 2шәр аш кашыгы кабул итәләр.

Артрит булганда, очлыклар сызлаганда, трофик җәрәхәт вакытында эмаль кәстрүлгә 2 аш кашыгы вакланган тамырны салалар, 1 стакан су өстәп, савытның капкачын япкан килеш сүлпән утта 10 минут кайнаталар. 40 минут төнәткәч, марляны берничә катлы итеп, шунда чылаталар һәм проблемалы урынга 30-60 минутка куялар. Процедураны көнгә 1-3 мәртәбә кабатлыйлар. Компрессны төнгә калдырырга да мөмкин.

Бәвел кудыра торган чара: 3 аш кашыгы вакланган тамырны, 800 мл кайнар суга салып, яртысы парга әйләнгәнче, сүлпән утта кайнаталар. 30 минут тоткач, сөзеп, 2-3 аш кашыгы бал яки шикәр комы өстиләр. Көнгә 3 мәртәбә яртышар стакан һәм йокларга ятканда 1 стакан эчәләр.

Тамагыгыз ялкынсынганмы? 1 өлеш вакланган тамырны 15 өлеш кайнар суга салып, 3 сәгать төнәтегез. Сөзеп, көнгә 3-5 тапкыр җылы төнәтмә белән тамак төбен чайкатыгыз, дип яза Кызыл таң.

Алдан табиб белән киңәшләшү мөһим!

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Резида Валитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык медицинасы әрекмән