Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Шикәрдән дә зыянлырак...

Кардиолог һәм диетолог Наталья Карамнова бу ризыктан аеруча сак булырга киңәш итә.

“Комсомольская правда” басмасы хәбәр итүенчә, кардиолог һәм диетолог Наталья Карамнова кеше организмы өчен шикәрдән дә зыянлырак ризык барлыгы турында белдерә. Һәм бу организм өчен куркыныч ризыкның һәр русияленең рационында булуын да ассызыклый.

Эксперт сүзләренә караганда, артык тозлы ризыклар кеше өчен хәвефле һәм зарарлы булып тора. Ул, мондый ризык шикәргә караганда да күбрәк зыян китерә, ди.

Эш шунда ки, тозны артык куллану кан басымы күтәрелүгә сәбәпче була. Бу, үз чиратында, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларының үсешен арттыра. Аерым алганда, инфаркт куркынычы арта.

Белгеч яшерен тозның булуын, аны десертка да, камыр ризыгына да кушуларын онытмаска киңәш итте. Йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү хәвефен киметү өчен табиб рационга җиләк-җимеш, бөртекле продуктлар, чикләвек өстәргә киңәш итә, дип яза Кызыл таң.
 


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тоз кардиолог