Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Шөкер, Анастасия савыга!

Анастасия Заворотнюкның баш миендәге шешне кисеп алганнар.

Хәзер «Моя прекрасная няня» сериалы йолдызын геннар терапиясенә әзерлиләр. Практик табиб анонимлык шартларында «Дни.ру»га хезмәттәшләреннән Заворотнюкка операция уңышлы узуы турында ишеттергән. «Коллегаларымнан ишеткәнемчә, Анастасия Заворотнюкның, сәламәт тукымага тидерми генә, яман шеш белән зарарланган өлеше кисеп алынган», — дигән ул.
Хәзер аны геннар терапиясенә әзерлиләр. Бу - медицина өлкәсендә яңа өлкә, анда ген инженериясе казанышларына нигезләнгән ысуллар кулланыла. Онколог сүзләренә караганда, мәгълүмат чараларына чыккан Заворотнюкның сәламәтлеге турындагы хәбәрләргә караганда, хәле өметләндерә.

Актрисаның авыруы икенчел глиобластага охшавы ачыкланган. Бу чир беренчел чиргә караганда акрынрак үсүе һәм алай ук куркыныч булмавы белән аерылып тора: ул баш миенең 10 процентка якынын зарарлый. Кагыйдә буларак, мондый диагноз белән кеше ел ярым тирәсе яши, ә шешнең генетик маркеры уңай булса, авыру биш ел да яши ала.

Моннан тыш, онколог, актрисаның гаиләсе күптән түгел аны ничек дәвалау турында күп кенә хәвефле имеш-мимешләрне кире какты, дип искәртте. Бәхеткә, Заворотнюк үз аңында, аны ИВЛ аппаратына тоташтырмыйлар, хәтерен югалтмаган. Шулай ук ул хәрәкәт итү сәләтен югалтмаган.

Автор: Резеда Галикәева

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Анастасия Заворотнюк