Симезлек яман шешкә илтә
Юан эчәклек яман шеше беренче урынга чыкты. Яман шешнең бу төре белән беренче чиратта кемнәр авырый һәм куркыныч авыруны башлангыч мәлендә ничек белеп алырга?
Алдынгы илләрдә юан һәм туры эчәклек яман шеше кешеләр үлеменә китерә торган иң киң таралган авыруга әверелде. Юан эчәклек яман шеше беренче урынга чыкты. Яман шешнең бу төре белән беренче чиратта кемнәр авырый һәм куркыныч авыруны башлангыч мәлендә ничек белеп алырга?
Бу сорауларга табиб-онколог, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты һәм Русиянең атказанган табибы Илгиз Гатауллин җавап бирә.
– Колоректаль яман шеш – дөнья проблемасы. Дөньяда колоректаль яман шеш белән ел саен якынча бер миллион кеше авырый башлый, шуларның якынча 500 меңе үлә. Саннар елдан-ел арта бара. Нәрсә хисабына соң бу? Табиблар яман шешне күбрәк ачыклый башлады. Яман шешне башлангыч стадияләрендә ачыклау буенча программалар барлыкка килде.
– Төрле диеталар колоректаль яман шеш барлыкка килүгә китерергә мөмкинме?
– Юк. Гомумән, кеше нормаль үссен һәм үсеш алсын өчен, билгеле бер вакытка – 30-35 яшькә – кадәр ит ашарга кирәк. Мускуллар үсеш алсын, органнар формалашсын өчен аксым кирәк. Шулай да, 30 яшьтән башлап, кешедә матдәләр алмашы акрыная. Шулай итеп аксымнар һәм хайван майларын артык куллану организм өчен зарарлыга әверелә башлый. 30-40 яшьтән соң кешеләргә хайван майларын һәм аксымнарын ашауны киметергә кирәк, күбрәк чи яшелчә һәм җиләк-җимеш белән туклануга күчү хәерле. Гомумән, кеше яшелчә һәм җиләк-җимешне көненә кимендә 500-800 гр ашарга тиеш.
Өстәвенә, яшь арткан саен кеше азрак хәрәкәтләнсә, эч кату башлана. Нәтиҗәдә башта полип барлыкка килә, шуннан соң колоректаль яман шеш килеп чыгарга мөмкин.
Тагын ни өчен яман шеш белән авыручылар саны арта? Эш шунда, без азык-төлек сәнәгате продуктлары белән тукланабыз. Менә шуны уйлап карагыз әле: безнең ризык нәрсәләрдән тора? Мәсәлән, сөт һәм эремчек? Бу – пальма мае, тагын төрле эмульгаторлар, тагын ниндидер матдәләр.
Мондый арзанлы, табигый булмаган, химик ризыкны куллану патологияләр китереп чыгара, шул исәптән, юан һәм туры эчәклек яман шешләрен дә.
– Кешеләр өчен ничә яшьтә колоректаль яман шеш белән авырый башлау куркынычы зуррак?
– Гомумән, яман шешнең башка төрләре кебек үк, бу авыру 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә хас. Ләкин колоректаль яман шешнең, сүз уңаеннан, күкрәк бизе яман шеше кебек үк, үзенең үзенчәлекләре бар. Кешеләрнең 5-10 процентында туганда ук яман шеш була. Гадәттә ул 30 яшьтән соң һәм 50 яшькә кадәр барлыкка килә. Ләкин, мондый яман шеш белән, нигездә, халыкның 60 яшьтән өлкәнрәк төркеме авырый.
– Эчәклек онкологиясе белән авыручылар күп очракта нинди стадияләрдә мөрәҗәгать итә?
– Кызганычка каршы, кешеләр соңгы стадияләрдә мөрәҗәгать итә. Яман шешнең иң начар үзлеге – башлангыч стадияләрдә аның симптомнары булмый, кеше сау-сәламәт кебек тоела.
Барлыкка килә торган беренче симптомнар – кан килү, эчәклек тыгылу. Болар яман шешнең катлауланган стадиясе инде. Шуңа күрә онкологларның бурычы – яман шешне башлангыч стадиясендә ачыклау.
Ягъни скрининг дип аталган чаралар уздыру – сәламәт кешедә яман шеш эзләү. Кешене берни борчымаса да, без, аны мәҗбүриләп, яман шеш эзлибез. Хәзер диспансеризация программасына күкрәк бизе яман шеше скринингы – маммография кертелде. Аналык җиңсәсе яман шеше скринингы күптән башкарыла, ә колоректаль яман шеш скринингы әле яңа гына барлыкка килде.
Тизәктәге яшерен канны ачыклау өчен тест ясала. Сәламәт кешеләрнең бер процентында бу тест уңай нәтиҗә бирә. Менә күз алдына китереп карагыз: тест уңай нәтиҗә биргән кешеләрнең якынча биш процентында юан эчәклек яман шеше диагнозы булачак, 20-30 процентында исә полиплар табылачак.
Скрининг яман шеш эзләүдән бигрәк полиплар эзләүгә юнәлгән. Ягъни, без полипларны алып атсак, яман шеш үсү өчен сәбәп булмаячак.
– Эчәклек яман шешенең профилактика чаралары бармы?
– Профилактиканы, беренче чиратта, балачактан ук башларга кирәк. Балаларны төрле гаджетлардан араларга кирәк – бу нурланыш. Икенчедән, баланы нәни чактан ук дөрес ашатырга кирәк. Һичшиксез, яшелчә, җиләк-җимеш бирү мөһим. Мәсәлән, кальций һәм D витамины колоректаль яман шеш куркынычын киметә. Ләкин витаминнар таблетка рәвешендә булырга тиеш түгел. Таблеткалар – бер файдасыз әйберләр ул. Кальций – эремчек, D витамины балык мае йә яңа тотылган балык рәвешендә була ала.
– Аз хәрәкәтләнү яман шеш үсешенә йогынты ясыймы?
– Әлбәттә. Аз хәрәкәтләнә торган яшәү рәвеше алып баручы кешеләр симезгә әверелә. Симезлек – колоректаль яман шеш кенә түгел, теләсә нинди яман шеш барлыкка килү шарты ул. Өстәвенә эч ката, бу исә колоректаль яман шеш килеп чыгу шартларының берсе була.
– Шулай да эчәклек яман шеше – нәселдән килгән авырумы әллә кеше гомере барышында килеп чыккан яман шешме?
– Генетик яктан килеп чыкканы – 5-10 процент чамасы. Ләкин без авыруларны коткарабыз, алар яшәвен дәвам итә һәм деффектлы геннарны балаларына тапшыра. Шулай итеп мондый авырулар саны арта бара. Күкрәк бизе яман шеше белән дә шундый ук хәл.
Әгәр ата-анада яман шеш 50 яшькә кадәр килеп чыкса, бу генетик яктан күчкән яман шеш буларак карала. Яман шеш 60 яшьтән соң ачыкланса, бу спорадик – спонтан килеп чыккан яман шеш буларак исәпләнә.
– Генетик яктан яман шеш куркыныч булган кешеләр онкологка кайчан күренергә тиеш?
– Барысы да күпкә катлаулырак. Диспансеризация программасында тизәктә яшерен канга тестны билгеле бер яшьтән соң гына ясыйлар. Ягъни диспансеризациянең бу дулкынына эләгергә, йә табибка килеп, үзеңә сөйләргә, аннан анализларга юллама сорарга кирәк. Шуннан соң, патология ачыкланмаса, тынычланырга да була.
Гомумән, 50 яшьтән өлкәнрәк булган һәр тәртипле кеше фиброколоноскопия (табиб-эндоскопист махсус зонд ярдәмендә юан эчәклекнең эчке өслегенең халәтен карый һәм бәяли торган медицина процедурасы) ясарга тиеш. Бернинди дә патология булмаса, кеше һәр биш ел саен процедураны кабатлап тору хәерле.
– Виртуаль колоноскопия нәрсә ул?
– Виртуаль колоноскопия – төрле проекцияләрдә компьютер томографиясе ясаганнан соң, юан эчәклекнең цифрлы моделен төзү ул. Модель ясаганнан соң экранда эчәклекнең бөтен өслеген күреп була. Әгәр ниндидер үсенте табылса, аны яман шеш дип исәпләргә мөмкин.
Ләкин бу очракта берничә үзенчәлек була. Беренчесе – зур нурланыш алу, икенчесе – бу бик кыйммәтле процедура. Өченчесе, иң мөһиме – әгәр ни дә булса табылса, шикләрне раслау йә кире кагу өчен стандарт колоноскопия ясау мәҗбүри.
Бу процедура авыртусыз ясала. Ләкин хәзер гадәти колоноскопияне дә наркоз белән ясый башладык. Җиңелчә наркоз белән дә процедура авыртусыз уза.
– Русиядә һәм башка илләрдә дәвалау ысуллары аерыламы?
– Онкологиядә берничә төрле миф бар. Менә шуларның берсе: чит илдә бездәгегә караганда яхшырак дәвалыйлар, дип белдерү. Ни өчен шулай? Чөнки танылган кешеләр чит илгә дәваланырга бара, шулай итеп алар чит ил медицинасын рекламалый. Чынлыкта исә, диагностика, дарулар терапиясе, дәвалау һәм реабилитация ысуллары абсолют рәвештә тәңгәл килә. Алай гына да түгел, хирургия техникасы ягыннан караганда, Россия хирурглары яхшырак дип әйтә алам. Бездә медицина пациентка ярдәм итүгә корылган, аларда исә – акча эшләүгә.
– Колоректаль яман шеш кабат килеп чыгу ихтималы бармы?
– Авыру кабатлану мөмкин. Кешедә ашказаны яман шешен дәвалагач, ул яши, барысы да яхшы була. Берникадәр вакыт узгач, анда юан эчәклек яман шеше ачыклана, яңа операция ясыйлар. Тагын берникадәр вакыт узгач – анда тагын ниндидер яман шеш табалар. Бу генетик шартлар да, кеше үзе икенче яман шешенә кадәр килеп җиткән булырга да мөмкин.
– Ничек уйлыйсыз, табиблар җавапсыз дигән сүз – мифмы, дөреслеккә туры киләме?
– Миф – әлбәттә! Кемгәдер шундый доктор эләккән инде. Әлбәттә, начар белгечләр дә бар, гаиләдә кем генә булмас, диләр бит. Һәр һөнәрдә дә була торган хәл. Онкологларга килгәндә, безнең тирәлектә андый табиблар озак эшли алмый.
А. ТӨХВӘТУЛЛИНА әзерләде.
omet-rb.ru
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев