Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сәламәт булыйм дисәң, хөрмә аша!

Хөрмә - файдалы матдәләр чыганагы. Анда күп күләмдә магний, калий, йод, каротин бар.

Хөрмәнең 15%ы глюкозадан тора, шулай ук ул А, Р, С витаминына бай. Антиоксидантлар ягыннан ул яшел чәй белән тиңләшә ала, диләр белгечләр.
Хөрмә сатуга, нигездә, көннәр суыткач, кышкы айларда чыгарыла. Еш авырып китсәгез, салкын тию дә гел кабатланып торса, гомумән, төшенкелеккә бирелсәгез, сезгә хөрмә җимеше ярдәм итәчәк. Андагы А һәм С витаминнары иммун системасын ныгыта. Хөрмәнең сулыш органнары авыруларына каршы тора алу сәләте дә бар: бронхит һәм үпкә ялкынсынуыннан саклый.
Шулай ук әлеге җимешнең кеше организмы өчен файдасы бик күп. Ул кан тамырлары, йөрәк системасы ягыннан, йөрәк мускулын да ныгыта. Кан тамырларының варикоз киңәюе күзәтелгәндә яки казна канаганда да хөрмә ашарга кирәк. Җимеш, составында магний һәм йод күп булганлыктан, әйбәт кәеф чыганакларына - үзәк нерв системасына һәм калкансыман бизгә уңай йогынты ясый. Күз күремен яхшырта, күзне картаюдан саклый. Хөрмә составындагы магний бөерне чистарта: натрий тозларын чыгара.
Ләкин шикәр чире белән авыручыларга хөрмә кулланырга киңәш ителми.
Хөрмәне сатып алганда аның өлгергәнлегенә игътибар итәргә кирәк. Йомшагы куе кызыл төстәге сортлар "королёк" яки "шоколадлы хөрмә" дип атала. Бу җи¬меш¬ләр татлырак була. "Королёк"ны урталай ярып карарга кирәк: эче куе кызыл яки коңгырт төстә икән, димәк, тәмле һәм татлы, ә инде "әфлисун" төсендә икән, өлгермәгән дигән сүз.
Өлгермәгән җимешләр, составында танин матдәсе булганлыктан, авызны бөрештерә. Бу тәмнән котылу өчен төнгә суыткычның суыту камерасына куеп калдырырга кирәк. Салкын суга салып эреткәннән соң җимеш бик тәмле булачак. Кызганыч, аның өлгергәнлеген ашап карамыйча белеп тә булмый шул.
Фото: http://domovouyasha.ru/polza-hurmyi-pishha-bogov-hurma/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250