Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

«Сәламәтлек чишмәсе» программасы тормышка аша башлады

Агымдагы елда «Наз» халыкка хезмәт күрсәтү үзәгендә «Сәламәтлек чишмәсе» программасы тормышка аша башлады.

Программа кысаларында өлкәннәргә «Кинотерапия», «Библиотерапия» кебек технологияләр кулланыла. Алар газета-журналлар, китаплар укып, дөнья хәлләре белән якыннан танышалар.
Социаль хезмәткәр Раушания Гарифуллина да үз эшчәнлегендә әлеге технологияне еш куллана икән, файдасы күп, ди ул. Раушания бертуган Афанасьеваларны тәрбияләп тора. Елизавета Ивановнага - 87, Зое Ивановнага - 79 яшь.


- Олы яшьтә булуларына да карамастан, алар бик актив - бик теләп газета- журналлар укыйлар. Аларны өйгә алдырудан тыш, китапханәдәге башка төр вакытлы матбугат белән дә танышып баралар, - ди Раушания Гарифуллина.
Бертуганнар шулай ук телевизор да карарга ярата. Соңыннан ул хакта социаль хезмәткәрләре белән бик озак кына әңгәмә дә коралар икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250