Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сәламәтлек саклау министрлыгы: халыкның гомер озынлыгын арттыру Конституциядә билгеләнергә тиеш

Сәламәтлекне саклау һәм халыкның гомер озынлыгын арттыру - Россия дәүләтенең төп бурычлары.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Марат Садыйков "уңайлы медицина ярдәме" төшенчәсе РФ Конституциясе дәрәҗәсендә беркетелергә тиеш дип әйткән. "Медицина ярдәменең һәркем өчен үз вакытында һәм үтемле булуына бернинди шик юк. Россия Конституциясендә "медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеге" төшенчәсен беркетү гражданнарның хокукларын яклауның өстәмә гаранты булачак", - дип белдергән республика Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.

Марат Садыйков фикеренчә, сәламәтлек саклау һәм халыкның гомер озынлыгын арттыру - Россия дәүләтенең төп бурычлары. Моңа ирешү өчен, россиялеләрдә үз сәламәтлекләренә җаваплы караш формалаштыру зарур.

"Россия Конституциясендә җәмәгать сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен алып бару өчен шартлар тудыру, гражданнарда сәламәтлек саклау культурасын һәм үз сәламәтлегеңә җаваплы караш формалаштыру өстенлеген беркетүче төзәтмә бик мөһим дип саныйм. Башлангыч этапларда булдырмый калган үлем санын киметү һәм авыруларны иртә диагностикалау - халыкның гомер озынлыгын арттыруда төп момент", - дип билгеләп үткән Марат Садыйков.

Июнь башында Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең яңа датасын - 1 июльне билгеләде.

Фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тавыш бирү конституциягә төзәтмәләр