Сәламәтлекне саклауны үзебез кайгыртыйк
Кан тамырларын тәртиптә тоту өчен составында С витамины күп булган апельсин, лимон кебек цитрус җимешләр, мүк җиләге, үзебездә үсә торган кура җиләге, чия искиткеч файдалы санала.
Соңгы вакытта, бигрәк тә таҗлы вирусның хәтәрлеген истә тотып, халык үз сәламәтлегенә җитдирәк карый башлады. Тормыш дәвамында барлыкка килгән хроник чир-авыруларны табиблар ярдәмендә даими дәвалау чаралары күрелә. Шулай да, бөтен организм эшчәнлеге өчен төп җаваплы булган йөрәк-кан тамырларына көндәлек игътибар җитми кебек, тромб кузгалып кисәк хәле бик авырайган дигән хәбәрләр ишеткәләп торабыз. Боларны булдырмас өчен көндәлек тормышыбызда кулланып була торган гади киңәшләр белән бүлешәм.
Иң элек туклануга игътибар кирәк. Файдалы ярмалардан боткалар да онытылып бара, әзер ризыкка, ярымфабрикатка күчеп бетүчеләр бар. Югыйсә, колбаса, сосиска кебек ит ризыкларына һәм сырга төс һәм тәм бирү өчен төрле химик кушылмалар, трансжир шактый күп өстәлгән тәкъдирдә аның файдасыннан бигрәк, зыяны да булырга мөмкин. Шулай ук халык еш куллана торган майонезны да чикләргә кирәк, яшелчә салатларын үсемлек мае, кибет сметаны белән әзерләү отышлырак санала.
Киеренке хезмәттә булган кешегә көч-җегәр өсти торган, төп энергия чыганагы булган ит ризыкларын, балыкны яшелчә кушып пешерергә яисә сезонлы яшелчәдән салат белән катнаштырып куллану дөрес булыр. Рассольник, щи, борщ кебек ир-ат яратып ашый торган шулпаларны атнага бер-ике тапкыр булса да әзерләргә кирәк. Әлбәттә, аларга кушыла торган помидор, кишер, татлы борыч, суганның пешкәне дә бик файдалы. Үзебез, быелгы җәй помидор өчен уңайлы килгәнлектән, помидорга башка яшелчәләр дә кушып, йөздән артык банка салат пешереп яптык. Ашка һәм боткага, токмач, бәрәңге янына үзенчәлелеге белән тәм бирергә шәп ул. Шулай ук әчетеп тозланган кәбестәне дә кыш буе салат итеп ашарга бик файдалы, анда С витамины һәм ризык эшкәртүгә булыша торган ферментлар күп.
Диетологлар күп май куллануны хупламасалар да, алар организм өчен кирәк. Салкын ысул белән сыгып җитештерелгән зәйтүн, гәрчич, җитен, киндер, көнбагыш майлары бик файдалы, аларны һичьюгы иртән ач карынга бер аш кашыгы эчеп куярга була. Шулай ук канны сыеклау өчен чиста су кулланырга кушалар, иртән бер стакан җылымса су эчеп куюны без күптән гадәткә керттек. Кара чәй урынына яшел чәйне лимон белән эчеп куйсагыз, ризыгыгыз әйбәтрәк эшкәртелер.
Кан тамырларын тәртиптә тоту өчен составында С витамины күп булган апельсин, лимон кебек цитрус җимешләр, мүк җиләге, үзебездә үсә торган кура җиләге, чия искиткеч файдалы санала. Гранат та кан сыеклау үзлегенә ия. Ә инде үзебездә үсә торган алма бөтен организм өчен файдалы, ул иммун системасын ныгыта, токсиннарны чыгарырга булыша. Өлкән яшьтәгеләр ит ризыкларын күп кулланмый һәм алар өчен эремчек, катык, ряженка кебек сөт продуктлары файдалы. Шулай ук аксым чыганагы булган куян, тавык, күркә итләре, томалап пешерелгән балык файдалы. Йомырка омлетын да атнага 2-3 тапкыр кулланырга була. Ә менә табын күрке булган күп шикәр, май кушып пешерелгән камыр ризыкларын чикләргә кушалар. Аның каравы, файдалы ярмалардан пешкән боткалар, бер сыңар уч булса да чи көнбагыш яисә чикләвек төше көндәлек рационда булырга тиеш дип санала.
Кан сыеклау, кан тамырларын чистарту юнәлешендә безнең шартларда чемпион булган сарымсак бик мактала, итле ризык ашаганда һичьюгы бер бүлем булса да кабып кую кирәк. Ә мин үзем, бер медицина фәннәре докторы тәкъдиме буенча, менә ничә еллардан бирле сарымсактан төнәтмә ясап кулланам.
Тромбадан саклану өчен хәрәкәт активлыгы да бик мөһим роль уйный. Көн буе компьютер алдында, аннары руль артына утырып кайтып, диванга күчкәннәрнең йөрәк-кан юллары бик киеренке шартларда эшләргә мәҗбүр. Шуның өчен мөмкинлек булу белән әзме-күпме хәрәкәт итәргә тырышыгыз. Өйдә физик эш белән шөгыльләнү, мускулларны ныгытыр, баш миенә кислород килүне арттырыр. Ә инде вакыты иркен булганнарга даими җәяү йөрүләр әйбәт нәтиҗә бирә.
Хөрмәтле укучым, өлкән яшьтәге бу апа нигә безне өйрәтә әле, аңа табиблар бар бит, дип уйларга мөмкинсең. Беренчедән, медикларның искиткеч җаваплы, тынгысыз хезмәте соңгы вакытта аеруча киеренке, алар иң җитди авыруларны дәвалап, көндәлек кеше гомере өчен көрәшә, документация эшләре дә бик тыгыз. Ә мин бу киңәшләремне үзем озак еллар хроник авырулар белән тилмергәнгә күрә, матбугатта чыккан тирән белемле табиб киңәшләрен искә тотып һәм үз дәвалану тәҗрибәмнән чыгып, иң ышанычлы, сыналган тәкъдимнәрне генә язарга батырчылык иттем. Әйтик, яшелчә, җиләк-җимеш исәбендә йөргән гөлҗимеш, балан, банан, киви, миләш сәламәт кешеләр өчен бик файдалы саналса да, кан тамырларына бәйле бик җитди авырулар өчен, бераз канны куертканлыктан, аларны ашаган тәкъдирдә кан сыеклау үзлегенә ия лимон, кура җиләге, чия белән аралаштырырга була. Алда әйтелгән рецепт буенча сарымсак төнәтмәсе ясарга иң уңайлы вакыт, җайлы гына мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Чөнки яңа елдан соң сарымсакның файдалы үзенчәлекләре кими бара.
Аллаһ тарафыннан чиксез зур бүләк итеп бирелгән гомер һәркайсыбыз өчен бик кадерле. Шуңа күрә сәламәтлекне саклауны да иң әүвәл үзебез кайгыртырга тиешбез. Медик-лар авыруны дәвалау буенча бик мөһим чаралар күрсә дә, академик Амосов әйтмешли, сәламәтлекне даими ныгыту безнең үз бурычыбыз булып кала. Уңышлар, сезгә.
Фәридә Шакирова
Газетаның әлеге битендәге бу тәкъдимнәрне һәм рецептларны кулланганчы табиб белән киңәшләшү сорала
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев