Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сәламәтлекне заманча кайгыртып

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Балтачка эшлекле сәфәре районыбыз өчен зур мәртәбә булды. Әлеге вакыйга район үзәк больницасының баш табибы Газинур Дәүлиев белән медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан интервью әзерләргә йөргән көннәргә туры килде. Шуңа да сүзебезне шушы визиттан башладык.

- Газинур Дәүләтович, Республика Лидерының биредә булуы киләчәккә нинди өметләр уятты?

- Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов өч ел элек больницага ремонт ясый башлаган вакытта килеп, күреп киткән иде. Инде төзекләндерү эшләре тәмамланып, бина куллануга тапшырылгач, башкарылган эшләрдән канәгать булуын белдерде. Шулай ук аның белән бергә Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры Әдел Вафин да бар иде. Алар поликлиника өлешендә, хирургия, терапия бүлекләрендә, операцион блокта булдылар. Президент терапия бүлегендә, ветеран палатасында дәваланучы Югары Кенә авылының 86 яшьлек тыл ветераны Мансур Гомәров белән күрешеп, хәлен сорашты, аңа исәнлек-саулык, озын гомерләр теләде. Бина һәм больница коллективы белән танышканнан соң, республика кунакларына дәвалау төрләре буенча заманча, яңа медицина җиһазларына кытлык кичерүебезне белдердек. Рөстәм Миңнеханов шушы мәсьәләдә ярдәм итүдә уңай җавап бирде, киләчәктә булыр дигән өметтә калабыз.

- Районыбыз җирлегендә сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы тагын нинди дәүләт программалары тормышка ашырылып килә?

- Сәламәтлек саклау министры Әдел Вафин Чепья һәм Кариле авылларында урнашкан участок һәм табиблык амбулаторияләрендә булып, аларда үткәрелгән төзекләндерү эшләре белән танышты. Чепьяда 5 миллион сумлык, ә Кариледә 3 миллион сумлык эш башкарылды. Инде алар халыкка кулланылышка тапшырылды. Әлеге җирлекләрдә дә хәл итәсе мәсьәләләребез байтак әле. Техника һәм медицина җиһазлары белән тәэмин ителешне булдырасыбыз бар. Республикада "Беренчел медицина ярдәме күрсәтү" программасы тормышка ашырылып килә. Шул уңайдан бездә Сосна, Дорга, Нормабаш авылларында модульле яңа ФАПлар төзелә. Түнтәрдә күпфункцияле үзәктә ФАП булдырылачак. Ел дәвамында җиде авылдагы медпунктларда төзекләндерү эшләре башкарылды. Яшь белгечләр кайтарту юнәлешендә былтыр коллекктивка Киров өлкәсеннән ике табиб килде һәм авыл җирлегенә кагылышлы "Земский доктор" программасы буенча Кариле амбулаториясенә бер яшь белгеч кайтты. Быел август аенда хирургия өлкәсе буенча тагын бер белгеч кайту көтелә. Ә шәфкать туташларына килгәндә, кытлык юк.

- Ә Сезнең кул астында барлыгы ничә хезмәткәр эшли?

- Коллективта барлыгы 440 хезмәткәр эшли. Шуның 58е табиб, 345е - урта медицина хезмәткәре. Шулай ук мәгариф учреждениеләрендә һәм район социаль яклау бүлегендә халыкка медицина ярдәме күрсәтүче шәфкать туташлары да бар. Һәркайсы халыкның сәламәтлеген ныгытуга, гомер озынлыгын арттыруга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга үзләреннән өлеш кертәләр.

- Агымдагы ел "Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы" дип игълан ителде. Бу юнәлештә нинди эшләр башкарыла?

- Бу ел уңаеннан табиб һәм шәфкать туташлары райондагы оешма-предприятиеләргә барып, системалы рәвештә медицина тикшерүе үткәрә башладылар. Оешмада эшләүче хезмәткәрләрнең сәламәтлек дәрәҗәсе билгеләнә, табиб күрсәтмәләре бирелә. Бу гамәлебез халык тарафыннан уңай бәяләнә. Һәм, гомумән, әлеге төр авыруы булган кешеләргә һәрдаим табиб күзәтүе астында торырга туры килә, кан басымы авыруы булган очракта дәвалануны өзәргә яки кичектерргә ярамый. Бу инсульт, инфаркт булуга китерергә мөмкин. Шуңа күрә гомум практика табиблары да бу өлкәдә нәтиҗәле хезмәт башкара. Үлем очракларын киметү, гомер озынлыгын арттыру, ягъни районның демографик хәле буенча республикада алдагы урыннарда. Районда уртача гомер озынлыгы 72 яшь дип билгеләнде.

- Болай булуы бик яхшы, әмма халыкны иң борчыган мәсьәлә - табибларга күренү өчен чиратларны киметү юнәлешендә нинди эш башкарыла?

- Заман алга барган саен мөмкинлекләр дә арта. Чиратларны киметү өчен бердәм дәүләт программасы булдырылды. Интернет аша электрон рәвештә язылу бездә дә уңай гына файдаланыла башлады. Шулай ук чиратка язылу өчен регистратурага шалтыратырга (2-52-11, 2-41-36), инфоматтан язылырга яки кирәкле табибның үзенә турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бу мөмкинлекләрне бигрәк тә яшьләр һәм табибка еш мөрәҗәгать итүче пациентлар куллана башлады. Үз чиратында, тәртип урнашып килә.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Әңгәмәдәш Ясминә Шәмсетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250