Социаль хезмәтләр җыелмасы яки акчалата компенсацияне 1 октябрьгә кадәр сайларга кирәк
1 октябрьгә кадәр федераль ташламаларга ия булган кешеләргә карар кабул итәргә кирәк: соцпакетны калдырыргамы яки аннан баш тартып, акчасын алыргамы?
Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан очракта, акчалата компенсация күләме 1 011,64 сум тәшкил итә.
Акчалата компенсацияне сайлаган очракта, чир кискенләшеп китеп, озак дәваланасы булса, ул акча гына җитми. Соцпакеттан баш тартучылар дарулар өчен үз кесәсеннән түли.
Җитди авыруларны (онкологик чирләр, шикәр авыруы, бронхиаль астма, ревматоидлы полиартрит) дәвалауга дистәләгән, хәтта йөзләгән мең сум чыгым тотылырга мөмкин. Соцпакет табиб рецепты буенча бушлай дарулар белән генә тәэмин итеп калмый, бушлай дәвалану һәм кыйбатлы операцияләр ясату мөмкинлеген дә бирә.
Социаль хезмәтләр җыелмасына хокукны 2022 елның 1 октябренә кадәр кайтарырга мөмкин. Моның өчен гариза белән Пенсия фондына мөрәҗәгать итү кирәк. 2022 елда бушлай дарулар алучыларга андый гариза язу кирәкми.
Бүген Татарстанда федераль ташламага ия булган 316 787 кеше яши, аларның 120 934е социаль хезмәтләр җыелмасын сайлаган.
Федераль бюджеттан дарулар белән тәэмин итү программасы 2005 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Федераль ташламага ия булган кешеләр исемлегенә сугышта катнашучылар һәм сугыш инвалидлары, барлык төркем инвалидлар, инвалид балалар, блокадниклар керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев