Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сода файдасы

Сәламәт булыгыз!

1. Коры ютәл борчыганда бер стакан җылы сөткә бер чәй кашыгы аш содасы салып болгаталар һәм әкренләп эчәләр.

2. Конъюнктивит булганда мамык дискны содалы эремәдә чылатып күзне сөртеп алалар.

3. Ярты чәй кашыгы соданы суга болгатып эчү аритмия өянәген баса.

4. Ярты чәй кашыгы сода белән бер чәй кашыгы тозны бер литр кайнар суга салып болгаталар. Эремәне транспортта барганда күңел болганса, агуланганда һәр 5 минут саен берәр аш кашыгы эчәләр.

5. Тирләгәндә содалы эремә белән юыну тир бизләренең эшчәнлеген киметә.

6. Урт ялкынсынганда да содалы эремә белән чайкатырга киңәш ителә.

7. Ашказаны эшчәнлеге бозылганда бер стакан сөткә ике чеметем сода салып эчәргә була.

8. Аягы тирләгән кешегә аяк киеменә сода сибәргә кушалар.

9. Аш содасы аяктагы гөмбәчекләрне үтерергә сәләтле. Аның өчен 1 аш кашыгы содага аз гына суга салып болгаталар һәм шуны гөмбәчек зарар китергән урыннарга сөртәлә

10. Кайнар су тутырган ваннага 100 грамм сода салсагыз, суыгыз йомшарып китәр.

11. Каһвә хуш исле булсын өчен, аны кайната торган суга бер чеметем сода салыгыз.

12. Суыткычтан ямьсез исне бетерергә дә сода булыша. Тәлинкәгә сода салып, суыткыч киштәсенә куегыз.

13. Суга аз гына сода салсагыз, кәбестә һәм фасоль тизрәк пешә.

14. Черки тешләгән урынга дымлы сода сылагыз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев