Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Соңгы тәүлектә Татарстанда 47 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 25,8 мең очрагы ачыкланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 47 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, җиде кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«16 кеше хастаханәгә озатылган, 31 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 23, Чаллыда — 10, Тукай районында — биш, Яшел Үзән районында — өч, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лаеш, Лениногорск һәм Түбән Кама районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 25,8 мең очрагы теркәлгән, 22,5 мең кеше (шуларның 81е — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада 1 миллионнан артык кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 877 мең кеше икенче дозаны да алган.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19