Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 89 очрагы теркәлгән

Иң күп очрак Казанда ачыкланган.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»).Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 89 очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«30 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 59 кеше өйдә дәвалана», — дип билгеләп үтте ведомствоның матбугат хезмәте.

30дан 50 яшьлекләр арасында - 23 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр яшь төркеменә 22 очрак туры килә. Шулай ук 90 яшьтән өлкәнрәк бер татарстанлы авырган.

Иң күп очрак Казанда  — 61 авыру һәм Яшел Үзәндә дүрт кеше ачыкланган.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда 14,3 меңнән артык авыру очрагы теркәлгән, 11 мең кеше сәламәтләнгән, шуларның 20се — соңгы тәүлек эчендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19