Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

⚡☣️ Соңгы тәүлектә короновирус йоктырган 15кеше хастаханәгә салынган

Татарстанда бүгенгә COVID-19 инфекциясен 38 кешедә тапканнар.

Хәлләре җитди булу сәбәпле 15 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 23 кеше өйдә дәвалана, дип хәбәр итә республика коронавируска каршы көрәш штабы.

Яңа таҗлы вирус беркемне дә аямый, яше дә карты да авырый. Саннарга күз салсак урта яшьләрдәгеләрнең күбрәк авыртуы күренә. Узган тәүлектә 30 яшьтән 50 яшькә кадәр - 10, 60 яшьтән 70 яшькә кадәр - 9, 18дән 30га һәм 50дән 60ка кадәр бишәр, 70 яшьтән 80яшькә кадәр - 4, балигъ булмаган - 3 һәм 80 яшьтән 90 яшькә кадәр ике кешенең коронавирус йоктыруы билгеле.

Казанда әлегә көндәлек авыручылар саны - 21 кала бирә, Яшел Үзән дә исә кисәк кенә артып 6 булган, Питрәчтә дә кискен арту күренә, анда - 4, Түбән Камада - 3, күршебез Сабада - 2, Баулы һәм Әлмәттә берәр очрак расланган.

Нәтиҗәдә, 5 июльгә Татарстанда барлыгы 4749 COVID-19 очрагы теркәлгән. Бу вакыт эчендә 3589 кеше, шул исәптән 42се узган тәүлек эчендә савыккан. 1142 кеше дәвалануларын дәвам итә.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, сәламәт булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус covid-19 яңа таҗлы вирус